Хәбәрләр

Аулак өйле яшьлек гел истә

Күптән түгел Олы Кайбыч мәдәният йорты сәхнәсендә узган «Аулак өй - көрәш» бәйгесендә «Йола күрсәтү» биреме дә бар иде. «Кошман энҗеләре» командасы анда кич утыру күренешен тәкъдим итте.

Бөек Ватан сугышы елларында тылда, кич утырып, фронт өчен оекбаш-бияләйләр бәйләгәннәр, хатлар язганнар. Авыр вакытлар булса да, кич утырулар гармуннарсыз узмаган, җыр сузып күңелләренә юаныч тапканнар. Хәзер барган махсус операция вакытында да халкыбыз бердәм булып ярдәм итәргә алынды. Күңел җылысын кушып, оекбаш һәм бияләйләр бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, токмач кисеп, хәрби операция барган җирләргә озаталар. «Аулак өй- көрәш» әдәби бәйгесендә дә Кошман авылы командасы «Кич утыру» йоласында оекбашлар бәйләде, йон эрләде. Сәхнә түрендәге экранда Украинада хезмәт итүче авылдашларының фотолары урын алды. «Тизрәк дөньялар тынычлансын, яуга киткәннәр исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын иде», — дигән теләктә апалар йомгакны тәгәрәтеп җибәрде.


Нет комментариев