Бусагада — Белем көне
Хәбәрләр

Бусагада — Белем көне

-

Фәнил Баһаветдинов, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры: 

 Хөрмәтле укучылар, ата-аналар һәм педагоглар! Сезне Белем көне уңаеннан кайнар котлыйм! Беренче чиратта, беренче сыйныф укучыларын. Алар өчен якты, бай тормыш, мәктәп көннәре башлана, бу — яңа казанышлар, җаваплы һәм җитди сынаулар чоры. 
Югары сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлауда һәм киләчәк тормыш юлын билгеләүче ел башлана. Тиз үзгәрүчән дөнья, заман икътисадының катгый шартлары белем һәм тәрбия бирүгә югары таләпләр куя. Югары квалификацияле белгечләр һәм иҗади фикер йөртүче шәхесләр әзерләү, яшьләрдә әхлакый һәм гражданлык-патриотик сыйфатлар булдыруда мәктәп һәм җәмгыять бергәләп эшләргә тиеш. 
Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга юмарт булсын, мәктәп тормышы эчтәлекле булсын.
Педагогларга һөнәри уңышлар, укучыларга зирәклек, яхшы билгеләр, укытучыларга — хезмәт сөючәнлек, рәхмәтләр, максатка ирешүдә ныклык, ата-аналарга — сабырлык, балаларының уңышлары һәм җиңүләре өчен шатлык телим.


Нет комментариев