Чүти мәктәбендә публицист язучы, җәмәгать эшлеклесе Зариф Бәширинең тууына 135 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды
Хәбәрләр

Чүти мәктәбендә публицист язучы, җәмәгать эшлеклесе Зариф Бәширинең тууына 135 ел тулуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды

Якташыбыз, шагыйрь, язучы, публицист, журналист, тәрҗемәче Зариф Бәширинең тууына тиздән 135 ел тула.

Шул уңайдан аның туган авылы Чүтидәге урта мәктәптә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда күрше Чувашия Республикасының Комсомол районы Тукай, Урмай, Чичкан авыллары һәм Кайбыч районы мәктәпләреннән 42 укучы катнашты. Конференцияне ачу тантанасы Чүти мәктәбе укучылары әзерләгән әдәби-музыкаль кичә белән башланды. Балалар күренекле авылдашларының иҗатын яхшы белә булып чыкты, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Җыр-биюгә дә оста үзләре, чыгышларын сокланып карадык. Конференциядә катнашучыларны мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Рәис Хөснетдинов сәламләде. Чувашиянең Комсомол районы Чичкан мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Зариф Бәширинең кардәше Рамилә Мәҗитова әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен җиткереп, шагыйрьнең шигырьләрен укыды.
Конференция якташ язучыбызның бөек шәхесе, бай үрнәгендә төрле фәннәр буенча эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен активлаштыру максатыннан үткәрелде. Ул «Әдәбиятта Зариф Бәшири һәм аның замандашлары», «Якташ язучылар иҗатында туган як образы», «Без тарихта эзлебез», «Беренче адымнар» юнәлешләре буенча узды. Укучыларның фәнни эшләренә татар телен яхшы белгән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән якыннан таныш белгечләрдән торган жюри бәя бирде. Җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга дипломнарны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.


Нет комментариев