Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фрат Җиһаншин шәкертләре яңа үрләр яулый

Агымдагы елда Татарс­тан беренчелегенә кече һәм өлкәнрәк яшьтәге егетләр, кызлар арасында тимераякта йөгерү спорты буенча ярышлар үтте. Бу бәйгедә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә Кайбыч районы җыелма командасы да катнашты.

Безнекеләр узган елгы нәтиҗәләре буенча быел беренче тапкыр республика җыелма командасы составына кертелгән Илнур Сәйфетдиновка зур өметләр баглый. Ярышны оештыручылар һәм тренерларның да игътибары аңа юнәлгән иде. Илнур сынатмады! Быел ул, өлкән төркемгә күчеп, үзеннән бер яшькә олырак спортчылар белән ярышуына карамастан, мактау пьедесталына өч тапкыр күтәрелде. Башта ул 1500 метр арада өченче нәтиҗәне күрсәтте, аннан соң ике тапкыр озынрак арада үз уңышын кабатлады, ә соңгы көндә, 5000 метр арада республиканың күпьеллык лидеры - спорт мастерына кандидат, Казан егете Иван Карякиннан беразга гына калышып, көмеш медаль яулады. Җыелма команда белгечләре, тренерлары кече төркемдәге спортчылар арасында чыгыш ясаган Асия Мадаминова, Наил Тимергалиевларның да (икесе дә Мөрәле төп мәктәбеннән) һәм Федоровское мәктәбеннән Карина Җиһаншинаның остарып килүләрен билгеләп үтте. Аларның барысы да якын киләчәктә өлкән иптәшләре Илнур Сәйфетдинов кебек республика җыелма командасында урынга дәгъва кылачаклар дигән ышаныч белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фрат Җиһаншин шәкертләре яңа үрләр яулый