Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Янгыннар куркычы сезоны башыннан Татарстан урманнарында 30 авиапатруль күзәтүе үткәрелгән

Татарстанда янгыннар куркынычы янаган сезон башыннан урманнарда 30 авиапатруль күзәтүе үткәрелгән (аларның озынлыгы 187 сәгатькә җиткән). Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы хәбәр итә.

«Авиация ярдәмендә мониторинг үткәрү — янгын чыганакларын ачыклауның иң нәтиҗәле ысулы, — ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. — Барлыгы дүрт маршрут расланды, аларның озынлыгы 2290 километрны тәшкил итте».

Министрлык вәкиле сүзләренчә, «гомумән алганда, быел авиапатрульгә 334 очу сәгате каралган, бу үткән ел белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Авиамониторинг 1,2 миллион гектарны, ягъни республиканың бөтен урман фондын диярлек колачлый».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев