Игелекле эшнең иртәсе-киче юк
Хәбәрләр

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Көтмәгәндә, уйламаганда улыма Украинада барган махсус хәрби операциягә чакыру килде.

Ниятләнгән эше калды — ул йорт салырга җыенган иде. Әле ярый борынгыдан килгән күмәкләшеп эшләү — өмә бар. Халык күп килде, булышмаган бер генә йорт та калмады. Өй төзелде — түбәсе ябылды. Алтын куллы төзүчеләр — Олы Тәрбит егетләре Эдуард Галкинга, Валерий Мухинга, Алексей Кошкинга, Николай Таракановка, Михаил Моисеевка, Василий Моисеевка, Руслан Воробьевка аеруча рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезгә саулык, озын-озак парлы гомер телим.

Шушы көннәрдә улым Валерага 30 яшь тулды. Улым, сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз, сәламәт бул, бәхет-шатлык, тынычлык телибез. Без сине бик яратабыз, өзелеп көтәбез. Гаилә корып, шушы матур йортта, безгә терәк булып, шатлыкта яшәргә язсын. Дөньялар имин-тыныч булсын иде.


Роза Совина,
Олы Тәрбит авылы.


Нет комментариев