Безнең районда яшәүче тагын бер хатын-кыз интернет челтәрендә мошенниклар корбаны булды. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы бүлеге начальнигы Альберт Шакиров хәбәр итте.
16 мартта полициянең дежур частена 54 яшьлек ханымнан гариза керә. 2022 елның 10 декабреннән 2023 елның 14 мартына кадәр билгесез кешеләр алдау юлы белән аның ике миллион сумнан артык акчасын үзләштергән. Мошенниклар, төрле абонент номерларын һәм кушымталарны кулланып, инвестицияләр платформасында табыш алачагына ышандырып, зыян күрүчегә «Ак Барс банк» һәм «Сбербанк»ның онлайн кушымталары аша төрле абонент номерларына зур суммада акча күчерттерә. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 статьясының 4нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Мондый төр җинаятьләр корбаны булмасын өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычрайоны бүлеге түбәндәгеләрне киңәш итә:
–таныш булмаган кешеләрдән килгән барлык мәгълүматны тикшерегез;
– чит кешеләргә банк карталары һәм счетларыгыз турында мәгълүмат бирмәгез;
– уяу булыгыз һәм алдакчыларның хәйләләренә бирешмәгез;
– мошенниклар әйткәннәрне үтәмәгез һәм билгесез счетларга акча күчермәгез. Әгәр сез җинаять корбаны булсагыз, шунда ук «02» яки «112» телефоннары аша полициягә хәбәр итегез
Нет комментариев