Иминлек хакына уртак хезмәттәшлек
Райондагы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда комиссия әгъзалары, прокурор ярдәмчесе Фатыйх Хафизов, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Әлеге утырышны район башлыгы, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе Альберт Рәхмәтуллин илкүләмендә алып барылган вәзгыятьтән башлап җибәрде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган елның февраленнән ил буенча террорчылык юнәлешендәге 188 җинаять булдырылмыйча калган. Бу җинаятьләрне әзерләү белән нигездә әхлак сыйфатлары түбән булган, үз гамәлләре өчен җавап бирә алмый торган радикаль карашлы яшьләр шөгыльләнгән. Әлеге юнәлештәге җинаятьләр категориясенә терактларны әзер­ләү һәм башкару фактлары гына түгел, террорчылык оешмаларына яллау, моңа ачыктан-ачык өндәүләр һәм башкалар да керә. 2019 елдан башлап интернеттан 334 мең террорчылык материалы юкка чыгарылган һәм 67 меңе ябылган.
— Бу шартларда террорчылыкка каршы көрәш комиссияләренә, беренче чиратта, социаль челтәрләрдә, миграция, социаль өлкәдә һәм яшьләр арасындагы вәзгыятьнең сыйфатын яхшырту, профилактик эшчәнлекне активлаштыру, шулай ук объектлар һәм территорияләрнең саклануын көчәйтү бурычы йөкләнә, — диде Альберт Илгизәрович.
Бәйрәмнәрне — хәвеф-хәтәрсез генә
Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаган полиция бүлеге начальнигы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Альберт Шәфиев алда торган зур бәйрәмнәр — Татарстан Республикасы көне, яңа уку елы башланган көн — 1 сентябрьдә халык иминлеген тәэмин итү чаралары турында сөйләде.
— Бәйрәм көннәрендә хокук бозулар, террорчылык актлары, экстремистик акцияләрне булдырмау максатыннан, полиция хезмәткәрләре ял паркы, мәгариф оешмалары һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә оператив-техник тикшерүләр үткәрә. Җәмәгать тәртибен саклауда ирекле халык дружиналары вәкилләрен һәм хосусый сак оешмалары хез­мәткәрләрен җәлеп итү мөһим, — диде Альберт Шәфиев. — Хәзерге вакытта район территориясендә М-12 автомобиль юлына илебезнең төрле төбәкләреннән, башка илләрдән эшкә килүчеләр күп. Алар авыллардагы шәхси йортларда, кунакханәләрдә яши. Без бу гражданнарга аерым игътибар бирүне сорыйбыз, чөнки ниятләре турында белмибез. Юлыгызда шикле предметлар табылган очракта, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Полициягә 02, 2-16-06, яки экстрен хезмәтләрнең «112» бердәм телефон номерына шалтыратыгыз. Террорчылыкка каршу торуда дәүләт органнарының, хокук саклау структураларының, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренең, гражданнарның үзара хезмәттәшлеген төгәл оештырырга кирәк.
Мәктәпләр — игътибар үзәгендә
Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышыннан күренгәнчә, мәктәпләрне куркынычсыз итү өчен максатчан эш алып барыла.
— Райондагы барлык 26 мәгариф объектының да иминлек паспортлары, куркыныч янавы турында хәбәр итүче сигнализацисе бар. Аларның төзеклеге көн саен тикшерелә. Алты мәктәпне килешү нигезендә шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре саклый, калганнарында кич белән каравылчылар, көндез вахтадагылар дежур тора. Мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү — барыбызның да уртак бурычы, — диде ул.
Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов экстремистик характердагы күренешләргә юл куймау максатында җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды. Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Равия Камалиева «Экстремизмга — юк» чарасы үткәрелүенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев