Хезмәткә хөрмәт, туган җиргә тугрылык һәм гомуми эш өчен олы җаваплылык хисе һәрвакыт лаеклы танылу ала.
Күптән түгел "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада республикабызның агросәнәгать комплексы алдынгылары хөрмәтләнде. Әлеге зур тантанада "Туган як -Агро" җәмгыятенең генераль директоры Альберт Хәялиевка "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Әлеге дәрәҗәле бүләк – җитәкченең күпьеллык фидакарь хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешенә зур бәя.
Бүгенге көндә "Туган як-Агро" җәмгыяте – район икътисадының тотрыклы терәге, заманча агротехнологияләрне үзләштереп, киләчәккә ышаныч белән караучы алдынгы хуҗалыкларның берсе. Хуҗалыкның һәр уңышы артында зур җаваплылык, коллективның бердәм хезмәте һәм җитештерүне туктаусыз үстерү теләге тора. Предприятие, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү белән беррәттән, терлекчелекне тармагын һәм азык продукциясе җитештерүне дә нәтиҗәле рәвештә җайга салды. Биредә 320 дән артык сыер асралучы заманча сөт комплексы уңышлы эшләп килә. Хуҗалыкның үз җитештерү базасын ныгыту һәм малларны югары сыйфатлы азык белән тәэмин итү максатыннан, ферма ихтыяҗлары өчен үлән оны, витаминлы гранулалар, шулай ук атлар өчен махсус азык җитештерү булдырылган.
Иң мөһиме: "Туган як-Агро" – ул югары җитештерү күрсәткечләре генә түгел, ә биредә яшәүче халык өчен тотрыклылык һәм ышанычлы киләчәк дигән сүз. Предприятие җирле халыкны гына түгел, күрше авыллардан килгән хезмәтчәннәрне дә берләштереп, яңа эш урыннары булдыра, авыл яшәешенең үзәге булып тора.
Нет комментариев