Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабның сайлау участогына килә алмаган өлкәннәре комиссия әгъзаларын өйләрендә көтеп алдылар

Иске Чәчкаб авылындагы 1608 номерлы участокта Россия Президентын сайлауларның өченче көне дәвам итә. Сайлау участогына килә алмаган өлкән әби, бабайлар комиссия әгъзаларын үз өйләрендә көтеп алдылар.

Авылыбызның, районыбызның иң өлкән бабае, бердәнбер Бөек Ватан сугыш ветераны — 103 яшьлек Зиннәтулла Заһидуллин, Иске Чәчкабның иң өлкән әбие — 96 яшьлек тыл ветераны Әминә Габидуллина, сугыш чоры баласы — 81 яшьлек Фаил Шаһиәхмәтов та бик теләп үз тавышларын бирделәр. «Дөньялар тыныч булып, балалар, оныклар имин илдә яшәп гомер итсеннәр. Без яшьлектә күргән сугыш ачысын беркемгә дә күрергә язмасын!» — дип теләде алар.

Гөлнара Хәйретдинова, Иске Чәчкаб авылының ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев