Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб яңарыш юлында

Олы Кайбыч авыл җирлегенә караган Иске Чәчкаб авылында халык җыенын аерым үткәрү традициягә әйләнде. Чөнки авыл чагыштырмача зур, димәк, ел дәвамында проблемалар да шактый булырга тиеш.

Җыен башланыр алдыннан Иске Чәчкаб төп мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Аннан соң җыен үз эшен башлады. Отчет җыелышын алып барган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чакырылган кунаклар, көн тәртибе, регламент белән таныштырды. Җыен эшендә шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оешма, учреждение, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. 
Җыен барышында Иске Чәчкаб авылы клубы методисты Наилә Сибгатуллина, ФАП мөдире Люзия Сафина, җирлекнең ветераннар советы рәисе Галимулла Хуҗин, мәктәп директоры Айдар Хәсәнов, балалар бакчасы мөдире Светлана Утеева, участок уполномоченные Раил Ногманов, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков чыгыш ясады. 
Олы Кайбыч авыл җирлегендә 2018 елда башкарылган эшләр буенча отчет доклады белән җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин чыгыш ясады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләде. Бу хакта газетаның киләсе саннарының берсендә тулырак укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев