Очрашуда узган елга йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Киңәшмә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, республика профсоюз комитетының Кайбычтагы вәкаләтле вәкиле Рамилә Айзатуллова, профсоюз әгъзалары катнашында үтте.
Кайбыч районы профсоюз оешмасында бүгенге көндә 369 кеше исәпләнә һәм ул 12 оешманы берләштерә. Аның төп эшчәнлеге профсоюз әгъзаларының социаль-хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, социаль партнерлыкны үстерүгә, мәшгульлек, хезмәт һәм сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә, хокук яклау һәм икътисади сәясәтне тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Рамилә Айзатуллова узган ел әлеге өлкәләрдә башкарылган эшләре, бу елга билгеләнгән бурычлары турында сөйләде.
Ольга Калашникова республика профсоюз оешмасының 2022 елдагы эшенә йомгак ясады, үсеш планнары һәм максатлары белән уртаклашты. Профсоюз тарафыннан оештырылган грант ярдәме, конкурслар, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының шифаханә-курортларда дәвалану мөмкинлеге турында сөйләде. Ул районның профсоюз активы эшчәнлеген уңай бәяләде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычка күрсәткән игътибары өчен Ольга Анатольевнага рәхмәт әйтте. Профсоюзны халык мәнфәгатен кайгыртучы, хезмәт кешесе файдасына күп эшләр башкаручы оешма дип атады.
2000 елларга кадәр профсоюзның дәрәҗәсе аеруча зур иде. Бер генә оешманың эшчәнлеге дә аннан башка бармады, - диде Альберт Илгизәрович. - Күп кенә мөһим проблемалар профсоюз ярдәмендә хәл ителеп килде. Соңгы ун елда аның дәрәҗәсе кабат күтәрелде. Безнең район да программаларны тормышка ашыру буенча “яшел” зонада. Ләкин иркенәергә ярамый, һәрвакыт алга барырга, иң яхшысы булырга омтылырга кирәк.
Район башлыгы уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Рамилә Айзатуллованың үз эшен тиешле дәрәҗәдә алып баруын ассызыклары. Сүзен йомгаклап, профсоюз оешмасы һәрвакыт сезнең белән һәм ул һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк, диде. Киңәшмә ахырында оешма активистларын бүләкләү тантанасы булды. Профсоюз белән социаль партнерлыкны үстерүгә керткән шәхси өлеше, билгеләнгән максат һәм бурычларны хәл итүгә булышлык итүе, хезмәттәшлек өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина республика профсоюз комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Билгеләнгән максат һәм бурычларны хәл итүгә булышлык итүе өчен, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева да шундый ук Мактау кәгазенә лаек булды. Башкарма комитетның оештыру-хокук бүлеге хезмәткәре Алия Чайнаевага республика профсоюз комитетының Рәхмәте белдерелде.
Бу көнне ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиевка һәм персонал буенча белгеч Ләйсән Гыймадиевага билет тапшырдылар. Хәзер безнең районда ветеринария хезмәткәрләренең дә профсоюз оешмасы бар.
Нет комментариев