Буген Лаеш районында үзенчәлекле рус фольклор бәйрәме - Каравон уза. Бу бәйрәмдә Колаңгыдан "Радуга" фольклор ансамбле дә чыгыш ясаячак.
Рус милләте күп гасырлар буена җыйган зур рухи көчкә һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади кодрәткә ия булган Каравон бәйрәме күпмилләтле Татарстан мәдәниятенә кабатланмас төсмер бирә. Аның башлангычы булып Лаеш районының Рус Никольское авылында бер яшьтәге төрле милләт һәм дин вәкилләрен җыючы җырлы әйлән-бәйлән тора. Әлеге матур йола җәмгыятебезнең дус-тату яшәвенә хезмәт итә. Башка милли бәйрәмнәр кебек, Каравон көчен Җир-анадан ала. Ул - чәчү тәмамлануга, яз һәм уңышка багышланган тантана. Каравонда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. "Радуга" ансамбле бәйрәмдә узган елларда да катнашкан иде.
Нет комментариев