Юлларда җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган һәлакәтләр санын киметү максатында ЮХИДИ башлап җибәргән "Җәяүлеләр чыгу урыны" дип аталган профилактик чара 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итә.
Кайбыч полициясе ЮХИДИе начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, бу чорда инспекторлар тиешле урыннарда җәяүлеләргә юл бирмәгән транспорт йөртүчеләрне, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне актив ачыклый. Автомобиль юлларында җәяүлеләр чыга торган урыннарның торышын һәм кешеләрнең ул юллардан ничек файдалануы да игътибар үзәгендә тоталар. Караңгы вакытта торак пункттан читтә юл кырыеннан баручы җәяүле кешедә яктылыкны кире чагылдыра торган элемент, яисә берәр предмет булырга һәм ул транспорт йөртүчегә күренеп торырга тиеш.
Белешмә. Агымдагы елның тугыз аенда Татарстанда җәяүлеләрне таптатуның 1233 очрагы (узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 10,4 процентка күбрәк) теркәлгән, анда 78 кеше (-29,1 процент) һәлак булган, 1194 җәяүле (+13,2 процент) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Автомобиль юлын аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән урыннарда 443 (+8,3 процент) бәрдерү очрагы булып, 13 кеше (-7,1 процент) һәлак булган, 450 кеше (+10 процент) имгәнгән. Кайбыч районында андый очраклар быел күзәтелмәде.
Юл-транспорт һәлакәтләренә ясалган статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне таптату очраклары аеруча көз айларында еш күзәтелә. Чөнки бу вакытта караңгы тиз төшә, көннәр кыскара, төннәр озыная. Соңгы өч елда җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләр аеруча октябрь аенда күп теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: юлларда машина йөртүче белән җәяүле бер-берсен күреп торырга һәм бер-берсен хөрмәт итәргә тиеш!
Нет комментариев