Кайбычның оста шахматчылары Мамадышка җыена
"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында шашка буенча ярышларның муниципаль этабы үтте.
2003-2004 елгы укучылар командалары арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары беренче урынны яулады. Иске Чәчкаб төп мәктәбе командасы икенче урында. Федоровское урта мәктәбе командасына өченче урын бирелде. 2001-2002 елгы укучылар командалары арасында Бәрлебашы төп мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Борындык төп мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары өченче урында.
Беренче урыннарны яулаган командалар 2 ноябрьдә Мамадыш шәһәрендә үтәчәк ярышларның республика этабында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев