Карбыз сайлый беләсезме?
Хәбәрләр

Карбыз сайлый беләсезме?

Карбыз — тәмле дә, файдалы да җиләк-җимеш.

Хәзер аны инде июнь аенда ук сатып алырга мөмкин, әмма күпләр чын өлгергән карбыз кибет киштәләрендә августта гына пәйда була дип саный. Карбыз сайлаганда беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә икәнен искә төшерәбез.

Уртача зурлыктагы җимешне сайлагыз — артык зур карбызлар сулы булырга, ә кечкенәләре өлгереп җитмәгән булырга мөмкин. Кояшта кызган җимешләрне сатып алмагыз: кайнар карбыз тизрәк бозыла. Кабыгы ярылган, киселгән яки тишелгән урыннары булырга тиеш түгел. Теләсә нинди зыянлы урын бактерияләр һәм күгәрек өчен «капка» булып тора, алар җимеш эченә тиз үтеп керә ала.

Карбызның төсе тигез, буй-буй сызыклы булырга тиеш. Бер ягында саргылт таплар булса ярый — бу карбызның басуда җиргә тиеп торган урыны. Ә менә соры яки көрән таплар булуы әйбәт түгел. Алар гөмбә авыруын яки дөрес сакланмау аркасында җимешнең черүен күрсәтергә мөмкин. Яхшы карбызның исе тәмле, бераз баллырак була. Кискен әчкелтем ис чыгуы бозыла башлавын аңлата.

Карбызны кибетләрдән, базарлардан яки санитар нормалар үтәлә торган махсус урыннардан сатып алыгыз. Җирдә яки асфальтта яткан карбызларны алмагыз — алар махсус поддоннарда яки җәелгән такталар өстендә торырга тиеш. Сатучыда продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар булырга тиеш. Шулай ук сатучы турында мәгълүмат (юридик зат яки шәхси эшмәкәр), эш режимы күрсәтелгән элмә такта, үлчәүләре төзек, товарның исеме һәм бәясе язылган ценниклар булуы мөһим.

Әгәр сатучы карбызны өлгергәнлеген тикшерү яки авыз итеп карау өчен телеп кисәргә тәкъдим итсә, ризалашмагыз — агулану куркынычы зур. Кибеттә алдан киселгән һәм төреп куелган карбызларны да сатып алу киңәш ителми: аларның нинди шартларда сакланганын, нинди чисталыктагы пычак кулланылганын белеп булмый. Иң яхшысы — карбызны сайлап, аны өйдә үзегез кисегез.

Карбызны кисәр алдыннан аны агып торган су астында яхшылап юыгыз, мөмкин булса сабын кулланыгыз. Кабык өстендә туфрак кисәкчәләре, тузан, ашлама калдыклары һәм микроблар җыелырга мөмкин. Алар кискән вакытта җимеш эченә эләгә ала.

Кискәч, карбызның йомшагы тиз арада каралырга яки күперергә тиеш түгел — болар бактерияләр белән пычрану яки әчү билгеләре булырга мөмкин. Өлгергән карбызның орлыклары кара һәм яхшы формалашкан була. Ак яки лайлалы орлыклар — өлгереп җитмәү яки артык өлгерү билгесе.

Киселгән карбызны өстәлдә калдырмагыз. Аны бары тик суыткычта, киселгән урынын азык-төлек пленкасы белән тыгыз итеп каплап, 2–3 көннән артык булмаган вакытта сакларга кирәк. Бу йомшак өлешне бактерияләрдән, дым югалтудан һәм чит исләрдән сакларга ярдәм итә.

Заманча тикшеренүләр күрсәткәнчә, карбыздан агулану очраклары еш кына нитратлар белән түгел, ә гигиена таләпләрен үтәмәү һәм саклау­ шартларын бозу белән бәйле.

Бу гади кагыйдәләрне үтәгез һәм җәйнең тәмле бүләгеннән куркынычсыз рәвештә ләззәтләнегез!

Надежда Александрович, 
ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалының консультация буенча җаваплы хезмәткәре


Нет комментариев