Кайбычтагы ял паркында бөтен район тырыша
29 август көнне Кайбыч районы үзәгендә күлле ял паркы ачыла.
Парк төзелешендә бөтен район катнаша дисәк тә буладыр. Кичә барлык оешма коллективлары катнашында өмә узды. Бергәләп күл кырыен тәртипкә китердек. Кайчандыр бу җирләрдә камышлы баткаклык булгандыр дип күз алдына китереп булмый хәзер. Балалар мәйданчыгы да бар анда, дугалы күпер, ял зонасы, күл тирәсенә тигез юл түшәлгән. Шәһәр парклары бер читтә торсын! Ә иң мөһиме монда авылда гына була торган саф һава бар. Гаилә белән ял итеп, күңел ачып йөри торган бер рәхәт урынга әйләнсен әле бу парк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев