Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кече Подберезье халкының сәламәтлеген кайгырта

Әлеге мәкаләм герое Елизавета Савинова Кече Подберезье авылындагы фельдшер-акушерлык пунктын да эшли. Үзе күршедәге Чувашия Республикасыннан ул, туган авылы Кече Подберезьега терәлеп ук тора дияр лек. Һәр көнне иртәдән эш урынына ашыга, соңга калырга яратмый.

Елизавета 27 ел элек медицина училищесын тәмамлаган һәм балачактан йөрткән хыялын тормышка ашырган. Медицина өлкәсендәге беренче адымнарын Турминский авылында башлаган, ә соңгы 14 елда Кече Подберезье һәм Сос новка авыллары халкының сәламәтлеген кайгырта. Авылдагы һәр кешенең сәламәтлегеннән хәбәрдар ул. Үзе хезмәт күрсәткән торак пунктлар буенча аңарда төгәл статистика бар. Балалар, үсмерләр, урта яшьтәгеләр, пенсия яшендәгеләр, инвалидлар – барысы да аның ишеген шакый. Балаларга кайчан прививка ясарга кирәклеген беркайчан да онытмый, хроник авыруларга табиб билгеләгән барлык процедураларны үзвакытында төгәл башкара. 
– Без Кайбыч районында гаиләбез белән эшлибез дисәк тә була. Тормыш иптәшем Олы Подберезье урта мәктәбе укытучысы. Башка авылда яшәвем эшемә һич кенә дә зыян китерми. Авыл халкы белә: медицина ярдәме кирәк икән, миңа кич тә, ял, бәйрәм көннәрендә дә шалтыратырга, элемтәгә чыгарга була, – ди Елизавета Николаевна. –Кирәк булса, тиз арада килеп җитәм, ашыгыч ярдәм күрсәтү белән дә проблемалар юк, Олы Подберезье амбулаториясе дә безгә якын урнашкан. Халык белән аңлашып эшлибез, прививкалардан баш тартучылар да юк, вакцина ясау һәм диспансерлаштыру буенча да планны 100 процентка үтибез. Быел 38 кешенең яртысыннан артыгы диспансеризация узды инде. 
Авыл халкының ихтирамын казанып эшли ул, профилактик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирә. Авыруларының хәлен белеп өйдән-өйгә дә йөри, төрле темаларга санитар бюллетеньнәр чыгара, клубта узган чаралар вакытында да чыгышлар ясый. 
– Елизавета кебек яхшы фельдшерны безгә Ходай үзе җибәргән, – ди Кече Подберезьеда яшәүчеләр. –Аңа кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, үз эшен яхшы белә, безгә дә ничек дәваланырга, даруларны ничек кабул итәргә кирәклеге турында да яхшы итеп аңлата. 
Елизавета Николаевна һөнәр сайлаганда ялгышмаган. Хезмәтен яратып башкара, халык арасында абруй казана, һәркемгә авыруын җиңәргә булыша. Аның медицинага мәхәббәте һәм кешеләргә карата мөнәсәбәте кызына да киләчәк һөнәрен сайларга ярдәм иткән. Ул быел медицина университетын тәмамлый, терапевт булачак. 
Авыл фельдшеры нәкъ врач кебек ул, шуңа да тирән белемле, барлык чирләрдән дә хәбәрдар булырга тиеш. Авырып китсәләр дә, өйдә, юлда төрле бәла-казаларга юлыксалар да, беренче ярдәм сорап, аңа киләләр. Мондый очрак ларда күп нәрсә беренче медицина ярдәменең ни дәрәҗәдә оста күрсәтелүенә бәйле. Авыл халкы үз медигына ышана, аның бай тәҗрибәсенә таяна. Акушерлык пунктында беренчел кулланылышта булган даруларның бетеп торганы юк, авыл кешеләре сораган даруларны Кайбычтан да алып кайтып бирә. Ташламалы шартларда дару алучы авыруларның вакытында кирәкле препаратлар белән тәэмин ителүен дә кайгыр та. 
– Безнең фельдшер-акушер лык пунктында халыкны кабул итү өчен бөтен шартлар да бар,– ди фельдшер. – Авыл халкына да чирне дәвалауга караганда кисәтүе җиңелрәк булуын аңлатырга тырышам. Кышын чаңгыда шуалар, җәен скандинавия таяклары белән йөриләр. Сәламәтлек зур байлык, ходай шунысыннан аермасын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев