Кеше гомере тагын да озыная төшсен, үлем арткарак чигенсен, сәламәтлек ныклы, авырулар сирәк, эшкә сәләтлелек югары булсын өчен безнең илебездә барысы да эшләнә.
Сәламәтлекне ныгыту буенча үткәрелгән чараларның нәтиҗәлелеген киметә торган сәбәпләргә төрле зарарлы гадәтләрнең таралуы да керә. Тәмәке тарту — кешеләр арасындагы начар гадәтләрнең, көнкүрештәге хроник агулануның иң киң таралганы. Аның балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында да булуы аеруча куркыныч.
Кешеләр ни өчен тәмәке тарта башлый соң?
Тәмәке — сәламәтлекнең иң куркыныч дошманнарның берсе. Аның төтене балалар, йөкле һәм бала имезүче хатыннар өчен аеруча куркыныч. Балаларның башкаларга иярергә яратуы, тәмәке тартучы ата-аналарын, педагогларны, өлкән иптәшләрен күргән баланың башкалар эшләгәнне кабатлыйсы килүе табигый. Бу эштә гаиләнең тискәре роль уйнавы бик ачык һәм мода да гаепле. Тәмәке тарткан бүлмәдә кечкенә бала начар йоклый, начар ашый, еш кына эче бозыла. Бала физик һәм акыл үсеше ягыннан үз яшьтәшләреннән калыша.
Тәмәке тарта башлаган үсмерләр тиз ярсучан, мәктәптә начар укыйлар, спортта арта калалар, еш авырыйлар. Балалар, гадәттә, качып, ашык-пошык тарталар. Ә бит тәмәке тиз янганда төтенгә никотин әкрен янгандагыдан 2 тапкырга күбрәк күчә, димәк, зарары тагын да арта төшә. Үсмерләр папиросны төбенә кадәр тартып бетерә, еш кына төпчек тарталар, нәкъ агулы матдәләр күп булган өлешен файдаланалар. Еш кына авыздан авызга биреп, бер үк папирос тарту, йогышлы авырулар таралуга китерә. Җирдән яки идәннән табып алынган төпчекләрне тарту тагын да куркыныч.
Тәмәке төтене тәэсирендә баш миендәге кан тамырлары бераз киңәя, тәмәкече моны үзенә көч керү дип кабул итә. Берничә минуттан киңәйгән кан тамырлары кысыла. Тәмәке тарту ашыйсы килүне киметә дигән фикер дә таралган. Бу хәл тәмәке төтенендәге агулы матдәләрнең канга сеңеп, ашказаны һәм эчәклек стеналарында урнашкан нерв очларына тәэсир итүләре һәм ашыйсы килү турында сигнал бирүче нерв импульслары тапшырылуының тоткарлануы белән аңлатыла. Барлык органнар һәм системалар арасында иң сизгере — нерв системасы.
Тәмәкәне озак һәм күп тартучыларда невротик хәлне характерлаучы билгеләр: тиз ару, ярсыну, хәтернең начарлануы, нервалану, баш авырту башланырга мөмкин. Тәм сизү органнары функциясенә начар тәэсир итә, начар күрә башлаудан зарланалар, кайчакта алар төс аермый башлый, ишетү начарлана — «колак томалана».
Сулыш органнары — тәмәке төтенендәге зарарлы матдәләрнең организмга керү юлы ул. Тәмәке төтененең каты продуктлары да (корым), газ хәлендәгеләре дә бугазның трахея, бронхлар, бик кечкенә бронхлар һәм үпкә куыкчыклары — альвеоларның лайлалы ярысын ярсыта. 1 килограмм тәмәке янганда уртача 50 грамм тәмәке дегете хасил булуы исәпләп чыгарылган. Бер ел буе тәмәке тартучының үпкәсе аша 800 грамм чамасы тәмәке дегете уза. Бу начар гадәт үпкә туберкулезына да китерергә мөмкин. Тәмәке тарту процессында көчле тәэсир итүче канцероген матдә — бензпирен хасил була. Яман шешләр үсешендә төп рольне нәкъ менә шул матдә уйный, тәмәке төтенендә рак үсешенә китерә торган башка матдәләр дә бар.
Тәмәкенең йөрәк-кан тамырлары системасына тәэсире көчле. Тәмәке төтененнән канга сеңә торган матдәләр витаминнарның, аерым алганда, С витаминының үзләштерелүен тоткарлый, ә бу витаминның җитешмәве кан тамырлары стеналарына майга охшашлы матдә — холестерин утыруына китерә, ә ул кан тамырларын тарайта. Йөрәкнең кан белән тәэмин ителүенең начараюы акрынлап аны май басуга китерә. Шулай итеп, системалы рәвештә тәмәке тартучыны атеросклерозга китерүе ихтимал, ә аның таралуы йөрәкнең ишемия белән авыру очракларын ешайта. «Ишемия» дигән исем үзе грекча канны туктатучы сүзеннән килеп чыккан (билгеле бер урында кан килүнең кимүе). Балтыр һәм буын артерияләренең зарарлануы нигезендә, аяк балтырлары һәм тезләр авырта, тире чымырдый, сызлый, кеше атлап йөрү сәләтен югалта, кайчакларда бу авыру бармаклар гангренасына китерүе ихтимал.
Тәмәке төтене авыз куышлыгына телне, уртларны, каты һәм йомшак аңкауны, тамакны ярсыта. Тешнең эмале чатный, авыз куышлыгында һәм йоткылык өстендә булган череткеч микроблар белән зарарлана һәм бозыла башлый. Тәмәке тартуның ирен һәм тел рагына китерүче сәбәпләрнең берсе булуы ачыкланды, канцероген ролен лайлалы ярыны механик һәм термик ярсыту белән дә (папирос мундштугы, трубка сабының ышкылуы һәм басым ясавы, пыскып торган төпчеккә пешү) тәмәке төтененең химик тәэсире белән дә бәйлиләр.
Никотин ашказаны һәм эчәкләрнең кыскаруын тоткарлый, еш кына эчәкләрнең тышка чыгару өлешендә ирексез спазмнар була. Бу кан әйләнешен кыенлаштыра һәм аның геморрандаль төеннәр хасил булуына китерүе мөмкин, кан агуларга сәбәп була. Тәмәке тартуның бавырга зарары күп. Эндокрин бизләргә (калкансыман биз, бөер өсте бизләре), җенес бизләренә (җенси көчсезлек) начар тәэсир итә. 0,1 грамм никотинның кеше өчен үтергеч доза булуы мәгълүм, 20 папироста шуның кадәр никотин бар.
Тәмәке төтененең составыТәмәке — ул пасленчалар семьялыгындагы берьеллык һәм күпьеллык үсемлекләрдән санала. Эшкәртелгән тәмәке яфракларының химик составы: никотин — 1-4, углеводлар — 2-20, аксымнар — 1-13, органик кислоталар — 5-17, эфир майлары 0,1-1,7 процент. Тәмәкенең сыйфаты аның составына кергән матдәләрнең нисбәтенә бәйле. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә бик күп продуктлар: никотин, углерод окисе, синиль кислотасы, аммиак, углеводлар, май кислотасы, серкә кислотасы, кырмыска һәм валерьян кислотасы, акролеин, эфир майлары, сероводород, формальдегид, пектин матдәләре, пиридин, анилин, аммоний ацетоны окисе, лютидин, коллидин, корым, канцероген углеводлар һәм башкалар хасил була. Никотин чиста хәлендә майлы, үтә күренмәле төссез сыеклык, тәме көйдереп ала торган, сәламәтлек өчен куркыныч концентрациясе — 1 кубометр һавада 0,5 мг. — ябык бинада берничә сигарет тартканда барлыкка килә. Сигаретлардагы фильтларның тәмәке төтенендә табылган 800дән артык зарарлы матдәне тоткарлап калуы исбат ителмәгән. Тәмәкенең зарарыннан котылуның бердәнбер дөрес юлы — ул да булса, тәмәке тартудан туктау.
Мәдинә Салавиева,
Мөрәле авылы
Нет комментариев