Олы Подберезье һәм Федоровское авылларында яшәүче үзешчәннәр халык җырларын буыннардан-буыннарга җиткерүдә үзеннән зур өлеш кертә
Хәбәрләр

Олы Подберезье һәм Федоровское авылларында яшәүче үзешчәннәр халык җырларын буыннардан-буыннарга җиткерүдә үзеннән зур өлеш кертә

15 августта Кама Тамагы районының Красновидово авылында «Алма спасы» бәйрәме үткәрелде.

ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Кама Тамагы районы җитәкчелеге ярдәмендә ел саен оештырылучы бу бәйрәмнең географиясе елдан-ел киңәя. Анда катнашучылар саны да арта бара.

Алма спасы көнендә яңгыр көне буе диярлек явып торса да, без, бернигә дә карамыйча, халкыбызның яраткан бәйрәменә юл тоттык. Әлеге чарага безне һәр елны чакыралар һәм анда бик теләп катнашабыз. Милли гореф-гадәтләрне, буыннар алмашын күздә тоткан бу бәйрәмдә Олы Подберезье авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Березка» халык фольклор ансамбле һәм Федоровское авылыннан «Калина» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Тамашачылар һәр җырыбызны яратып кабул итте, алкышларга күмделәр.

Киң Иделнең биек ярында узган Алма спасында төрле милләт һәм конфессия вәкилләре катнашты. Рус язучысы Максим Горький музее хезмәткәрләре дә бу чарага үз өлешен кертә. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, фольклор ансамбльләр сәхнәдән иң матур җырларын яңгыратты.

Алма спасында катнашучылар дүрт мәйданчыкта театральләштерелгән экскурсиядә булды, көнкүреш әйберләре күргәзмәсе белән танышты, кулинария остаханәсендә алмадан тәмле кайнатма әзерләү рецептлары белән танышты, фотозонада фотога төште. Тирә-юньгә алманың хуш исе таралган иде. Нинди генә сортлы алма тәкъдим ителмәде анда!

Екатерина Елисеева, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе


Нет комментариев