Олы Урсак авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
Хәбәрләр

Олы Урсак авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Бүген районыбызның Олы Урсак авылы мәчете ачылулың 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Мәчеткә 1994 елда нигез салынган, 1996 елда файдалануга тапшырылган.

Авыл халкын әлеге истәлекле дата белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады. Бу чарада Казаннан Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәчет имамы Ильяс Җиһаншин, аның тормыш иптәше, Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Рамил хәзрәт Юнысов, район имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуриев, тирә-күрше авыллардан килгән имамнар катнашты. Мәҗлесне авыл имамы Илфар Сафиуллин алып барды. Ул утыз ел элек мәчетне салуда башлап йөргән, төзелешкә үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде. Мәчетнең юбилей кичәсе мул итеп әзерләнгән табын артында барды.  

Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.


Нет комментариев