«Ватанны саклаучылар» фонды СВО ветераннарын Кайбыч балык күленә җыйды
Хәбәрләр

«Ватанны саклаучылар» фонды СВО ветераннарын Кайбыч балык күленә җыйды

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы махсус хәрби операция ветераннары өчен масштаблы чара үткәрде.

«Безнең яр буенда» дип аталган әлеге чара Кайбыч балык хуҗалыгының «Фишфарм 116» балык тоту комплексы күлендә узды. 

Табигать кочагында узган очрашуда республикабызның төрле районнары, шәһәрләреннән килгән йөздән артык ветеран, аларның гаилә әгъзалары катнашты. Махсус хәрби операция ветераннары, оештыручылар һәм волонтерлар белән бергә аларның саны 150дән артты.

«Безнең яр буенда» дигән очрашу сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан хәрби хезмәткәрләргә социаль яктан ярдәм күрсәтү һәм психологик тернәкләндерү максатында оештырылды.

— Балык тоту тынычландыра, ул күңелле һәм файдалы итеп ял итәргә мөмкинлек бирә. Безнең ветераннар өчен мондый ял киеренке булмаган тыныч атмосферада рәхәтләнеп ял итәргә, бер-берең белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, — дигән

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

СВО ветераннарының очрашу урыны итеп Колаңгы авыл җирлегендәге балык хуҗалыгы территориясендә урнашкан ял итү базасын сайлаулары юкка гына түгел. Аның территориясе хәрәкәте чикләнгән гражданнар өчен тулысынча җайлаштырылган. Оештыручылар уңайлы пирслар, кояштан ышыклану һәм ял итү урыннары булдырган. Бу күлдә карп, сазан, чуртан, ак амур, толстолобик һәм башка балыклар тотарга мөмкин. 

Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина оештыручылар, махсус хәрби операция ветераннары белән аралашты, хәлләрен сорашты, көнне уңышлы үткәрүләрен теләде.

Күл буенда һәр катнашучыга балык тоту кирәк-яраклары, балыкларны ашату җыелмасы бирелде. Суда куркынычсызлык чаралары буенча инструктаж үткәрелде. СВО ветераннары якынча 15 сәгать дәвамында ял итте, балык тотты. Авырлыгы өч килограммга якын булган иң зур балыкны Яшел Үзән районы ветераны эләктерде.

Кунаклар өчен кыр кухнясы эшләде. Анда «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рөстәм Баһавиев, Колаңгы, Борындык авыл җирлекләре хезмәткәрләре итле карабодай боткасы пешерде. Табын тәм-том белән тулы иде. «Ватанны саклаучылар» фондының Кайбыч районы буенча социаль координаторы Рузилә Шәрәфиева оештыручыларга рәхмәтле иде. 

Чарада «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиа­лының социаль координаторлары да катнашты. Практика күрсәткәнчә, нәкъ менә шундый формаль булмаган шартларда ветераннар үз проблемалары белән уртаклаша һәм рәсми кабинетларда әйтергә оялган сорауларын бирә.

— Бүен балык аеруча яхшы чиртте, көн дә кояшлы булды. Монда улым белән килдем. Аның әле беренче тапкыр гына балыкка килүе, шуңа да бик сөенде. Оештыручыларга бик рәхмәтле без, — диде СВО ветераны Булат Хәбибуллин.

Күл буенда якташыбыз — Арыслан авылы егете Алексей Тихонов белән дә очраштык.

— Мин 2021 елның августында Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылдым. Севастополь шәһәрендә Кара диңгез флотында диңгезче булып корабльдә хезмәт иттем. Хәрби хезмәтем башлануга, Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзедем. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, без корабль белән Кырым чикләрен сакладык. Мин госпитальдә дәваланган вакытта нацистлар безнең корабльне шартлаткан. Бәхеткә, экипажга зыян килмәгән. Хәрби хезмәтем 2025 елга кадәр сузылды. Хәзер Арысланда әти-әнием янында яшим. Кайбыч газ участогында диспетчер булып эшлим,— диде Алексей. 

Балык тотучылар арасында Донбасс шәһәреннән гаиләсе белән Татарстанга күченеп кайткан Руслан Мәрдиев та бар иде. 

— Мин Донбасс өлкәсенең Снежный шәһәрендә туып-үстем. Әтием Габбас Әлки районының Базарлы Матак авылыннан. Махсус хәрби операция башлангач, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашырга туры килде. Улым да хәрби операциядә катнашты, бер елга контракт төзегән иде. Йортыбызны нацистлар юк иткәч, гаиләбез белән Нурлат районына күчеп кайттык, йорт сатып алдык, — диде Руслан Мәрдиев.

— Менә бүген Кайбыч якларын да күреп китәргә мөмкинлек туды. Бу якларда бер дә булганым юк иде, бик матур икән. Табигатегез искиткеч, саф һава, балык тоту өчен барлык шартлар да тудырылган. Безгә, СВО ветераннарына, бер-беребез белән аралашу, күңелле ял итү мөмкинлеге тудырган «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондына, Кайбыч балык хуҗалыгы хезмәткәрләренә, безне тәмле ризыклар белән сыйлаучыларга барыбыз исеменнән дә рәхмәт белдерәм.

Үзем дә танк гаскәрләрендә хезмәт иткәч, күкрәгенә танк сурәте төшерелгән футболка кигән баһадир гәүдәле ир-ат янына килдем. 

— Мин Казан шәһәреннән Рәшит Юсупов булам. Казанда үстем. 1991 елда Казан танк училищесын тәмамладым. Аннан соң, Мәскәү өлкәсендә атаклы Кантимеров танк дивизиясендә хезмәт иттем. Хәзер Казанда үз бизнесым бар. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм ташу белән дә шөгыльләнәм. Бүген оештырылган чараның иганәчесе дә булам, — диде ул.

СВО ветераннары әйтүенчә, мондый чаралар аларны онытмауларын, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең Ватанны саклауга керткән өлешләрен югары бәяләвен һәм тыныч тормышка кайтуның һәр этабында аларга ярдәм итәргә әзер булуын тоярга булыша. Бу, үз чиратында, фонд эшенә ышанычны ныгыта һәм озак вакытка сузылган социаль реабилитациянең нәтиҗәлелеген арттыра.


Нет комментариев