Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Кайбычта “Магнит” кибете ачылды

Кайбыч районында күптән көтеп алынган «Магнит» кибете ачылды. Ачылу тантанасына халык шактый килгән иде. Һәм менә, кызыл тасма киселде, халык кибет ишекләрен киң ачып сәүдә залына үтте. Монда бүген һәркем үзе теләгән әйберен таба ала, кемнәрдер сөт ризыклары тезелгән киштә янында бөтерелә, кемнәрдер ипи ала, кайберәүләр яшелчә, казылык сата торган...

Олы Кайбычта «Магнит» кибете подрядчы Альберт Хәйретдинов идеясе белән төзелә. Альберт Хәйретдинов безнең районга килгәнче инде күрше районнарда «Магнит» кибетләр челтәре өчен берничә кибет төзегән була, менә хәзер безгә дә чират җиткән. Барлык төр товары булган чын супермаркет булу - район үзәгенең дәрәҗәсен күтәрә. Рәхмәт аңа!

Супервайзер Антон Левин белән кибет киштәләрендәге товарларны карап йөргәндә таныштым.

- Бу кибеттә өч мең төрдән артык товар бар. Кайбыч халкының ихтыяҗын өйрәнеп, без әле яңа товарлар да кайтарачакбыз, - ди ул.

- Кайбычның үзендә дә бик күп кибетләр бар, көндәшлек куркытмыймы?

- Юк, без һәрвакыт сәламәт көндәшлек өчен, сыйфатка һәм бәягә карап, кайсы кибеткә баруны халык үзе сайласын.

Алдагы көннәрдә кибет атналык акцияләр уздырырга планлаштыра. Мәсәлән, атнаның бер көнендә сөт ризыкларына ташлама булачак, икенче көнне кондитер әйберләренә, өченче көнне тагы башка товарларны арзанрак бәягә алып булачак. Ни генә булмасын, «Магнит» үзенең сыйфатлы товарлары белән дә, ташламалары белән дә Кайбыч халкын шатландырган, халык яратып йөри торган кибет булыр әле ул.

Кибет коллективына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта “Магнит” кибете ачылды