Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Колаңгыдагы тимер-бетон эшләнмәләр заводы эшчәнлеге белән танышты
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Колаңгыдагы тимер-бетон эшләнмәләр заводы эшчәнлеге белән танышты

Нинди генә төзелешкә тотынсаң да, материал кирәк.

Тимер-бетон эшләнмәләр эзләп, читкә барып йөрисе юк хәзер. Аларны җитештерүче завод Колаңгы станциясендә дә бар.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина эшлекле визит белән әлеге оешмага килде. Алар биредә «Татарстан күперләре» җәмгыяте генераль директоры Ринат Мухъянов һәм предприятие җитәкчесе Әнсәр Галәмов белән очрашты. «МостБетон» оешмасы территориясендә, андагы объектларда булдылар. Предприятие үз эшчәнлеген 2020 елның октябрендә башлаган. Кыска гына вакыт эчендә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү өчен бар мөмкинлекләрне дә булдырырга өлгергәннәр.

— Әлеге завод «М12» Мәскәү-Казан югары тизлекле юл төзелешен тимер-бетон материаллар — субайлар, юл плитәләре, су агу өчен улаклар белән тәэмин итү максатында төзелгән иде, — диде Әнсәр Галәмов.

— Бүгенге көндә бездә 22 кеше эшли. Сәгатенә 60 кубометр бетон җитештерәбез. Эш бер сменада оештырылган.
Цехтагы эшчәнлек белән танышкач, җитәкчеләр офис бинасында да булды. Биредә бухгалтерия, душ, ял итү һәм туклану, чишенү бүлмәләре урнашкан. Лаборатория дә монда.
— Җитештерелгән һәр материал тикшерү уза. Махсус прибор ярдәмендә аларның сыйфаты тикшерелә. Тиешле нормативларга туры килмәсә, составын үзгәртәләр. Шулай ук масса да үлчәнә, ул ким дә, артык та булырга тиеш түгел, — диде лаборант Эльвира Лещова.

Завод территориясен яшелләндерү турында да сөйләшү булды. Монда агачлар утырту планлаштырыла.
Альберт Рәхмәтуллин, кайчандыр ташландык хәлдә булган урынны чистартып, анда завод булдырганнары өчен Ринат Мухъяновка рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә нәтиҗәле эшләүләрен теләде.


Нет комментариев