Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

Бөек Җиңү көне уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, Кайбыч халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

 Сезне район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Җиңү көне белән тәбрик итәм! Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткәндә, туган җиребезне һәм бөтен дөньяны каһарманнарча саклап, һәлак булган һәркемнең рухы алдында баш иябез, сугыш чоры балаларына һәм яраланып кайткан солдатларга олы хөрмәтебезне белдерәбез. Армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәре чиксез олылауга лаек. Хәзерге заманда җиңүчеләр буыны васыять итеп калдырган идеалларга тугрылык саклау мөһим. Бүген райондашларыбыз – ветераннарның дәвамчылары – күпмилләтле Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклап, шул исәптән Украинадагы махсус хәрби операциядә дә, үзләренең хәрби бурычын намус белән үти. Сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев