РФ Президенты сайлаулары актив уза
Хәбәрләр

РФ Президенты сайлаулары актив уза

Россия Федерациясе Президенты сайлаулары көнендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Олы Кайбыч, Афанасьевка, Арыслан, Салтыйган, Багай, Иске Чәчкаб, Олы Подберезье, Каргалы, Кече Подберезье, Турминский, Хуҗа Хәсән, Корноухово, Олы Урсак сайлау участокларында булдылар.

Альберт Илгизәрович сайлаулар барышы, сайлаучыларның кәефе, күпме кеше сайлавы белән кызыксынды.

Каргалы авылындагы сайлау участогында Пләтәни авылыннан Анна Стерляткина, Регина Пичугина һәм Каргалыдан Максим Шишкин әле беренче тапкыр гына сайлауларда катнашты. Альберт Илгизәрович белән Фәнил Әнвәрович яшьләрне әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде.

Олы Подберезье авылында без килгәнче Май чабу бәйрәмен гөрләтеп үткәргәннәр.

Районыбызда күпмилләтле, тату, хезмәт сөючән халык яши. Элек-электән кайбычлылар сайлауларга зур җаваплылык белән карады. Бу сайлауларда да халык актив катнаша. Сайлауларның соңгы көне дә шундый күтәренке рухта үтәчәгенә шигем юк. Сайлаулар белән бергә төрле авылларда Май чабу, Нәүрүз бәйрәмнәре дә үткәрелә. Халкыбыз аларда актив катнаша, — диде Альберт Рәхмәтуллин.


Нет комментариев