Россиядә кемнәрнең ике тапкыр арттырылган пенсия алу хокукы булуы билгеле
Хәбәрләр

Россиядә кемнәрнең ике тапкыр арттырылган пенсия алу хокукы булуы билгеле

Россиядә 80 яшь тулган яки I төркем инвалид булган пенсионерларга ике тапкыр арттырылган пенсия каралган.

Бу хакта РИА Новости "Иминият пенсияләре турында«гы Федераль законга нигезләнеп яза.

«80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булган затларга әлеге Федераль законның 16 статьясындагы 1 өлешендә каралган сумманың 100 процентына тигез суммада картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне арттыру билгеләнә», — диелә документта.

Закон нигезендә, затларның картлык буенча иминият пенсиясенә һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү аена 4 982 сум 90 тиен тәшкил итә.

 


Нет комментариев