Татарстан балалар өчен сәнгать мәктәпләре саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында – беренче, Россия буенча бишенче урында тора.
Татарстанның Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада сәнгать өлкәсендә 144 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Шул исәптән, 105 оешма — мәдәният өлкәсенә, ә 38 оешма мәгариф өлкәсенә карый һәм Казан дәүләт консерваториясе карамагындагы 1 урта махсус музыкаль мәктәп бар.
Өстәмә белем алучылар арасында бигрәк тә рәсем сәнгате, фортепиано, хореографик иҗат, халык уен кораллары һ.б. кебек юнәлешләргә ихтыяҗ зур.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында өстәмә белем бирү учреждениеләре музыкаль уен кораллары (пианино, рояль, аккордеон, концерт баяны, укучы баяны, скрипка, гитара, балалайка, флейта һ.б.), җиһазлар һәм уку-укыту материаллары белән тәэмин ителә. Мәсәлән, 2020 елда — 11 Балалар сәнгать мәктәбе, 2022 елда 14 Балалар сәнгать мәктәбе җиһазландырылган. 2024 елга тагын 14 мәктәптә шундый ук эшләр планлаштырылган.
Сәнгать мәктәпләрендә укучыларның күбесе (72 проценты) актив рәвештә республика, Россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша. Аларның 53,8 проценты призлы урыннар яулаган.
Нет комментариев