Хәбәрләр

Татарстан – туган оябыз

Көзге муллык бүләк иткән табигатебез дә ел саен кабатланып торучы иң матур бәйрәмәребезнең берсе – Халыкара өлкәннәр көнен көтеп ала.

Сары сагыш баскан көз олы буын кешеләрен үзенчә яшәртергә, күңел түрләреннән пыскып чыккан күз яшьләрен яшерергә тырышкандай, җылы кояш нурларын мулдан сибә. Әбиләр чуагы да, пәрәвез җепселләрен кызганмыйча, ерак-еракларга очыра башлый...
Әнә шундый матур алтын көздә ел саен өлкәннәр ункөнлеге старт ала. Быел да ул мул табыннар артында очрашулар, бүләк өләшү, олы хезмәт юлы үткән олыларны хөрмәтләү чаралары белән башланды.

Аздан да күңел була бит, җәмәгать. Өлкәннәрнең күңеле пыяла, бер сүз әйтсәң, уала, дигәндәй, ункөнлектә генә түгел, ел әйләнәсе игътибар, ихтирам күрсәтсәк иде.
Рәхмәт, Аллаһының биргәненә шөкер, редакциям килеп котлап китте, бүләген дә мулдан алып килделәр. Телефон аша да хәлемне белеп торалар. Шундый очрашулардан соң күңел үсмиме соң? Үсә, әлбәттә.

Әле шушы араларда гына безне үзебезнең авылның ветераннар советы рәисе Розалия Садриева Казан шәһәренә концертка алып барды. Районнан унҗиде кеше барып кайттык.
Казан шәһәрендә эшләп килүче «Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова һәм спонсорлар тарафыннан оештырылган чарада Татарстанның һәр районыннан өлкән яшьтәгеләр җыелды. Цирк бинасының тамаша залы шыгрым тулы. Хәтта алма төшәрлек тә урын юк иде. Әле кайчан килгән булыр идек икән монда? Автобуста кайтканда да, әй, бардык әле ярый, нинди рәхәт ял, бушлай ял булды бит, диештеләр.
Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге фольклор ансамблен, танылган артистларны кайчан күргән булыр идек әле.
Олылап каршы алдылар, зурлап озаттылар. Күпмилләтле халкыбызга рус, татар җырларын, романслар бүләк иттеләр. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Сәгать ярымлык концерт программасының үтеп киткәнен сизми дә калдык. Исән-сау булып, киләсе елда да тагын шундый чараларны күрергә насыйп итсен.

Зөһрә Фәизова,
Кошман


Нет комментариев