Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстан - уртак йортыбыз

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты» җәмгыятенең генераль директоры:

— Татарстан Республикасы көне уңаеннан барлык Кайбыч халкына, тирән котлау сүзләремне җиткерәсем килә. 30 август — республикабызда яшәүче барлык халыкларның уртак бәйрәме. Бүген Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия дәүләтендә, иң ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак, үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең дә кыйбласы бердәм, имин булып, бәрәкәтле, мул тормышта яшәүгә юнәлгән. Татарстан — безнең уртак йортыбыз. Һәр кешенең дә хезмәт куеп ирешкән җимешләре тормышларына матди һәм рухи байлык китерсен. Нинди генә өлкәдә булса да, башкарган хезмәтегезнең нәтиҗәсе Кайбыч районы үсешенә ныклы өлеш кертсен! Илебезгә, гаиләләрегезгә тынычлык, тормышыгызда иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев