Татарстанда −5 градуска кадәр суытачак
Хәбәрләр

Татарстанда −5 градуска кадәр суытачак

Татарстанда октябрь башыннан һава шартларының сизелерлек начараюы, температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аерым алганда, иртәгә, 1 октябрьдә, урыны белән республика буенча, Казанны да кертеп, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Төбәкнең көнчыгышында һавада һәм туфракта −2 градуска кадәр кату фаразлана. Моннан тыш, тәүлекнең якты вакытында көчле җил булуы ихтимал.

Җомгага каршы төндә, 2 октябрьдә, термометр баганалары 0..+2 градуска кадәр төшәчәк, ә урыны белән һавада һәм туфракта −2 градуска кадәр дә көтелә. Көндез Татарстанда һава +3...+8 градустан артык җылынмаячак. Кайбер урыннарда яңгыр һәм юеш кар явачак.

Ял көннәрендә, 3 һәм 4 октябрьдә, республиканың күпчелек территориясендә юеш кар һәм яңгыр явуы фаразлана. Төнлә температура +2 дән −3 градуска кадәр булачак. Шимбә көндез +2...+5 градуска кадәр генә җылыта, якшәмбе көндез +3...+8 градуска кадәр.

Дүшәмбе көнне, 5 октябрьдә, көнчыгыш циклонның Татарстанда һава торышына йогынтысы акрынлап кими башлаячак. Аз явым-төшем ТРның көнчыгышында гына сакланачак. Караңгы вакытта 0...-5 градуска кадәр көтелә, әмма көндез +6...+11 градуска кадәр җылына.

Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип өстәделәр метеорологлар.

 


Нет комментариев