Татарстаннан махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илттеләр, блиндаж мәчет ачтылар
Хәбәрләр

Татарстаннан махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илттеләр, блиндаж мәчет ачтылар

21 сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин белән очрашты.

Ул махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы командировкадан кайтты һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

Ул сәфәре барышында Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы юнәлешләрендәге алгы сызыктагы сугышчылар янында булды. Марат хәзрәт хәрбиләр яши торган урыннарга Арча мөселманнарыннан — «Нива» автомобиле, Түбән Кама мөселманнарыннан — 100 повербанк, Әлмәт мөселманнарыннан — оптик җепсел, Кукмара, Буа һәм Байлар Сабасы мөселманнарыннан азык-төлек (ашлар, ярмалар һәм башка кирәкле әйберләр), генератор, маскировка челтәрләре, плитәләр һәм микродулкынлы мич илтте.

Моннан тыш, ул дүрт кыр госпиталенә медикаментлар, шулай ук җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы өчен материаллар: батареялар, торбалар, фитинглар һәм һәм «Арт-Строй» төзелеш компаниясеннән монтажлау өчен барлык кирәкле әйберләрне тапшырды. Луганск Халык Республикасының инвалид балаларны социаль тернәкләндерү буенча «Яңарыш» республика үзәгенең Алчевскидагы бүлекчәсе авыруларына да тәм-томнар һәм уенчыклар илттеләр.

Марат хәзрәтнең тагын бер бурычы сугышчылар өчен Мәүлидләр үткәрү иде. Нәзарәтнең «Батыр» батальонындагы полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйруллаев белән бергә алар сигез хәрби частьтә һәм бер госпитальдә дини мәҗлесләр оештырдылар. Хәзрәтләр, солдатларның сугышчан рухын ныгыту өчен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхабәләренең тарихи бәрелешләр вакытындагы гаҗәеп батырлыклары турында сөйләделәр, Коръән укыдылар, салават әйттеләр һәм дога кылдылар.

Моннан тыш, Мәүлид ае көннәрендә хәрби частьләрнең берсендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән ясалган блиндаж мәчет ачылды. Ачылу тантанасында Марат хәзрәт сугышчыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан сәлам тапшырды. Бу блиндаж мәчет нәзарәтнең полк имамнары тырышлыгы белән төзелгән җиденче мәчет булып тора.

Марат хәзрәт мөфти белән очрашу вакытында аңа «Батыр», «Тимер» һәм «Алга» батальоннары сугышчыларыннан һәм полк имамнарыннан сәлам әйтте һәм истәлекле бүләк — Сириядән кайткан Коръәнне бирде. Командование кушуы буенча, УРАЛ мотоукчылар бригадасының «Батырлык өчен» күкрәк билгесен тапшырды


Нет комментариев