Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев шигырьләрендә ничәмә-ничә буын тәрбияләнеп үсте

20 ноябрь – Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның туган көне. Әгәр исән булса, быел аңа 90 яшь тулган булыр иде. Гомере буе Кайбычны сагынып яшәгән, җае чыккан саен кайтып йөргән, аның хезмәт сөючән халкын, бай табигатен яраткан балалар шагыйре барыбызга да кадерле. Аның шигырьләрендә ничәмә-ничә буын тәрбияләнеп үсте. Шәүкәт абыйның иҗаты – мәңгелек.

Әлеге рәсемдә Олы Кайбыч мәдәният йорты янында Шәүкәт абыйлары белән бергә фотога төшкән балаларны күрәсез. Алар инде хәзер үсеп җиттеләр, үзләре төрле һөнәр ияләре. Шәүкәт Галиев әнә шулай меңнәрчә бала күңеленә игелек орлыклары салып калдырган олуг шагыйрь ул.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев