Быел да бу бәйгегә Ульяновск өлкәсеннән, Татарстан һәм Чувашиядән төрле коллективлар һәм җырчылар җыелды. Аларны Чынлы районы башлыгы Геннадий Мулянов сәламләде, милли мәдәниятне үстерүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм уңышлар теләде.
Әлеге чарада катнашучыларның яше чикләнмәгән, алар барысы дүрт номинациядә көч сынашты. Фестивальне оештыручы, район автономиясе рәисе, Чүти авылында туып-үскән якташыбыз Тәлгать Идиятуллов белдергәнчә, 17 нче тапкыр уздырылган фестивальдә 200гә якын үзешчән сәхнә остасы чыгыш ясаган. Анда районыбызның “Кайбыч кызлары” сәнгать коллективы да чыгыш ясады һәм I дәрәҗәдәге лауреат, фестивальнең гран-при бүләге иясе булды.“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, шул ук вакытта “Кайбыч кызлары” коллективы җитәкчесе Җәмилә Сәгыевага Чынлы районы хакимияте башлыгының, мәдәният һәм халыкның ялын оештыру бүлеге җитәкчесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Нет комментариев