Бүген Татарстанда яңгыр һәм 28 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда яңгыр һәм 28 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген республикада аязучан болытлы һава торышы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез һәм кичен кайбер урыннарда көчле яңгыр, аерым районнарда яшен булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, иртән, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 15-20 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +9..+14 градус, көнбатышта +19 градуска кадәр тәшкил итте, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев