Җәйге һәм көзге яллар вакытында кайбер татарстанлылар чит илләргә сәфәр кылырга ниятли.
Әмма дәүләт чиген узу мөмкинлеге бөтен кеше өчен дә каралмаган: кайбер очракларда гражданинның Россиядән чыгу хокукын вакытлыча чикләргә мөмкиннәр. Моның белән кемнәр очрашырга мөмкин? Бу хакта тулырак — «Татар-информ» агентлыгы материалында.
Чит илгә чыгуны чикләү берничә нигез буенча кулланыла ала. Алар түбәндәгеләр:
— суд приставы тарафыннан башкарма эш кузгатылган бурыч булса һәм аның күләме законда билгеләнгән чиктән артып китсә. Бу хакта мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерергә мөмкин;
— әгәр гражданинның дәүләт серен тәшкил белешмәләрдән файдалану мөмкинлеге булса йә чит илгә чыгуны чикләүне күздә тоткан вазифа биләсә;
— хәрби яки альтернатив гражданлык хезмәте үтү чорында;
— хәрби комиссариат повесткасын алганнан соң, әгәр ул хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле булса;
— әгәр кеше җинаять эше буенча шикләнелүче яисә гаепләнүче булса;
— судның үз көченә кергән гаепләү карары булса һәм җәза әле үтәлмәсә;
— гамәлдәге Федераль иминлек хезмәте вәкилләре, шулай ук ведомствоның кайбер элеккеге хәрби хезмәткәрләре өчен. Эштән азат ителгәннән соң тиешле чикләү аерым очракларда берничә ел дәвамында сакланырга мөмкин;
— әгәр чит ил паспортын рәсмиләштергәндә гражданин белә торып дөрес булмаган белешмәләр күрсәткән булса;
— гражданинны банкрот дип таныганнан соң — суд тарафыннан тиешле чикләү кертелгән очракларда.
Балигъ булмаган балаларга карата аерым кагыйдәләр гамәлдә. Әгәр ата-аналарның берсе баланың чит илгә чыгуына риза түгел икәнен рәсми рәвештә белдерсә, аны Россиядән чыгармаска мөмкиннәр.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев