Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кече Мәме фермасында җыелыш узды

Кече Мәмедә яңа ачылган ферма белән танышуда район­дагы хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр дә катнашты. Биредә кышлату әле шушы араларда гына киңәшмә узды.

- Без бу ферманы авыл халкы соравы буенча ачтык. Авыл җирлеге җыелышында әлеге мәсьәлә ике ел рәттән күтәрелде. Алар дөрес әйтә: авыл мәктәп һәм ферма булганда гына яши. Бу төбәктә эшчән, тырыш кешеләр гомер кичерүен исәпкә алып, яңа ферманы эшләтеп җибәрергә булдык, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Яңа елдан соң бу фермага тагын 50 баш тана китерәчәкбез. Максатыбыз - терлекчелек тармагын тагын да ныграк үстерү.
«Ак Барс Кайбыч-1» җәмгыятенең баш зоо­технигы Наил Габдуллин малларны ашату рационы белән таныштырды. Кышлату чорында да терлекчелек продукциясе җитештерүне киметмәскә исәпләре. Быел хуҗалыкларда терлек азыгы мул хәзерләнде, аны балансланган рацион буенча, төрле витамин катнашмалары белән баетып ашатканда, нәтиҗә дә озак көттермәс. Терлекчелектә нәсел эше буенча җаваплы Нәгыйм Сибгатуллин хуҗалыкларда яшь үрчем алу, аларның сакланышын тәэмин итүгә анализ ясады. Ул яңа туган бозауларның үлеменә юл куймау, сыерларны вакытында ясалма орлыкландыруга тукталды.
Район башлыгы Яңа ел каникуллары көннәрендә барлык фермаларда да дежур торуны оештыру, технология таләпләрен төгәл үтәү, сыерларны раздойга кую, һәр фермага сөт җитештерү буенча план җиткерү бурычын куйды. Ел ахырына кадәр хезмәт хакларын, салымнарны түләп бетерү - көн кадагында торган мәсьәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме фермасында җыелыш узды