Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кызлар да эчкән килеш руль артына утыра

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган автомобиль йөртүчеләрне ачыклау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдка чыктык.

ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, июль алар өчен «уңдырышлы» булган. Июль башларында Надеждино авылына баргач, «Лада-Гранта» машинасын туктаттылар. Аның хуҗасы инспекторларга таныш булып чыкты: спиртлы эчемлек кулланып, машинада йөргәне өчен икенче тапкыр тоткарлануы. Исерек хәлдә кабат эләгүчеләр өчен закон таләпләре катгый, аңа да бу гамәле кыйммәткә төште.

Олы Кайбычтагы заправка яныннан узганда «Шевралет-Ланс» автомобилен йөртүче исерек хәлдә икенче машинаны бәрдергән. Аңа карата беркетмә тутырылды, автомобиле штраф-стоянкага озатылды. Район җәмәгать суды аны 1,5 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм 30 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарды.

Кушкүл һәм Хуҗа Хәсән авылларына баручы юллар кисешкән урында, дәүләт номерсыз «Москвич» автомобилендә Турминский авылында яшәүче кеше тоткарланды. Автомобиль ишеген ачуга, аның шактый гына салганлыгы, автомобиль йөртү таныклыгы да булмавы ачыкланды. Беркетмә тутырдылар, автомобилен Апастагы штраф-стоянкага озаттылар. Район җәмәгать суды аны ун тәүлеккә административ кулга алу турында карар чыгарды.

Морат авылы урамында мопедта йөрүчедән ЮХИДИнең өлкән инспекторы Фирдүс Тимершин правосын сорады. Документы бөтенләй юк булып чыкты. Ул да 10 тәүлеккә тоткарланды.

- Хәзерге яңа закон таләпләре буенча мопед, скутерларга да транспонт чарасы белән идарә итү хокукы бирүче документ кирәк. Юлларда үсмерләр дә әлеге җиңел транспортта җилдерергә ярата. Документы булмагач, беркетмә теркәлде, аның нәтиҗәсендә бу кеше суд карары белән ун тәүлеккә тоткарланды, - диде Фирдүс Тимершин.

Июль ахырларында Олы Подберезье ягына юл алдык. Биредә «ВАЗ-21099» автомобилендә яшь кызны туктаттылар. Аның бераз кәеф-сафа алганлыгын шунда ук сизеп алдылар. Беркетмә тутырдылар, машинасы шулай ук штраф-стоянкага озатылды. Район җәмәгать суды карары белән ул 1,5 елга машинада йөрү хокукыннан мәхрүм ителгән, 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган.

1 августта Федоровское авылында яшәүчене «ВАЗ-2107» автомобилендә иртәнге 7 сәгать 30 минутта Олы Кайбыч - Ябалак юлында туктаттылар. Вакыт бик иртә булуга карамастан, абзый спиртлы эчемлек кулланган иде. Беркетмә теркәлгәннән соң, машинасы штраф-стоянкага озатылды. Аңа карата район җәмәгать суды 1,5 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү, 30 мең сум күләмендә штрафка тарту карарын чыгарган.

***

Хәзерге вакытта республика буенча «Уңыш» операциясе бара. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре йөк машиналарын ешрак туктата, нинди йөк ташулары, кайда алып барулары белән кызыксына. Төп максат - зур көч куеп үстерелгән икмәкне урлашуларга юл куймау.

***

Мәктәп балалары еш кына велосипедта трассада йөри. Ата-аналар балаларына юлда йөрүнең куркыныч булуы турында аңлатсыннар иде. Урып-җыю чорында юлда йөк автомобильләре дә күп йөри. 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» операциясе дә башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кызлар да эчкән килеш руль артына утыра