Кайбыч Сабан туенда атлар чабышы
Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туеның иң мавыктыргыч мизгелләре ул атлар чабышы.
2025 елгы Кайбыч Сабан туенда барлыгы 13 ат катнашты. Аларның тугызы – нәселле һәм ярым нәселле атлар. Калганнары - җирле атлары.
Беренче заездда биш ат стартка басты, чабыш барышында икесе дистанциядән төшеп калды. Шулай итеп, Чувашиянең Комсомол районыннан килгән Сергей Пыркин “Дебат” кушаматлы атта финиш сызыгын беренче булып үтте. Аннан азга гына калышып, Буа районыннан килгән Николай Нестеров “Магнит” кушаматлы атта икенче урынны алды һәм финалга чыкты.
Икенче заездда дүрт ат катнашты. Алар арасыннан Апас районыннын килгән Илмас Сәмигуллин “Барс” кушаматлы атта җиңүгә иреште (хуҗасы Рамил Хәбибуллин). Танай авылыннан килгән Динар Габсаттаров “Ред Гранд” кушаматлы атта икенче булып килде.
Җирле атлар арасында Бәрлебашыннан Ранис Әскәров “Стрела” кушаматлы атында җиңде. Олы Урсактан Илдар Кәримов “Лаура”сында икенче урынга чыкты. Танайдан Рушан Гадиев “Малина” кушаматлы атта өченче килде.
Нәселле, ярымнәселле атлар арасында финалда биш ат чыгыш ясады. Танайдан Динар Габсаттаров 2025 елгы Кайбыч Сабан туеның җиңүчесе булды. Комсомол районыннан Сергей Пыркин – икенче, Апастан Илмас Сәмигуллин өченче урынны яулады.
Мәйдан уртасында призлы урыннарны яулаган чабышкыларга бүләкләр тапшырылды.
Олы Кайбычтан Рузалит Сөнгатуллин ат чабышында урын ала алмаган чабышкыга дип, арабыздан вакытсыз киткән улы Рафил истәлеге итеп бүләк әзерләгән.
Ул бүләк Надеждинодан Максим Кузнецовка тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев