Авыл хуҗалыгы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбычның алдынгы комбайнчылары
"Клаас Мега", Альберт Лазерев, "Дубрава-3" - 24470 ц. "Нью Холланд", Харис Хәбибуллин, "Дубрава-3" - 22290 ц. "Клаас Тукано", Айрат Сафиуллин, "Дубрава-1" - 17130 ц. "Акрос", Руслан Тимершин, "Яңа юл" - 15630 ц. "Дон-1500", Леонид Блинов, "Дубрава-3" - 9690 ц. «Палессе», Алексей Торхеев, «Подберезье» - 7830 ц. «Енисей», Фәнис Бикбов, «Яңа...
-
Кайбыч кырларыннан заводка шикәр чөгендере агыла
"Ак барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалында агымдагы елда 860 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. Шул мәйданнан барлыгы 27537 тонна татлы тамыр җыеп алып, өемнәргә куйганнар. Хәзерге вакытта Чүти авылы басуындагы чималны Буа шикәр заводына тапшыралар.
-
Бу атнада Кайбычның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Бу атнада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең өчен бу бәйрәм аеруча кадерле, чөнки саф авыл хуҗалыгы районында яшибез.
-
Районыбыз хуҗалыклары урып-җыю эшләренең экваторын узды. Күпме мәйданда эш башкарылган?
Районыбыз хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе көннән-көн киңрәк колач ала бара. Кайбыч игенчеләре экваторны узды инде. 11 августка барлык мәйданнарның 66 процентында эш башкарылды. Уңдырышлылык һәр гектардан 31 центнер тәшкил итә. Район буенча барлыгы 51557 тонна ашлык суктырып алынган. Бүген сүзебез "Класс-Тукано" комбайнчылары арасында барган лидерлар турында.
-
Кайбычлылар Тәтештә үткәрелгән терлекчелек тармагы буенча киңәшмәдә катнашты
Фермаларда кышлату чоры тәмамланды. Хәзер җәйге чор - маллардан мул продукция ала торган чор җитте. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җәйге чорга күчкәндә ел саен зона киңәшмәләре үткәрә. Иделаръягы районнары белгечләре быел Тәтеш районының "Авангард" хуҗалыгына - Килдеш авылында җыелды. Бу елның беренче кварталында терлекчелек тармагындагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм...
-
Надеждино фермасында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында киңәшмә узды
Яңа ел каникуллары ун көнгә сузылса да, районыбыз терлекчеләре ялларсыз эшләде. Алар һәр көнне хезмәт вахтасында булды. Барлык терлекчеләр дә табыннарыбыз мул булсын өчен тырышып эшләде. Бәйрәм көннәренең берсендә Надеждино фермасында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында узган киңәшмәдә дә алар адресына мактау сүзләре күп яңгырады. Бу елга куелган бурычлар хакында...
-
Кайбыч кырларында туңга сөрү финиш сызыгына якынлаша
9 ноябрьгә шуның 29424 гектарында эш башкарылган. Шул исәптән, 19881 гектары туңга сөрелсә, 9543 гектарында туфракның өске катламы эшкәртелгән.
-
Кайбыч терлекчеләре алны-ялны белми хезмәт куя
Ноябрь бәйрәмнәрендә күпләребез өйдә ял итсә, авыл хезмәтчәннәре хезмәт вахтасында булды.
-
Кайбычлылар Казан шәһәрендә үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты
Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең шимбә ярминкәләре дәвам итә. Октябрьнең соңгы көнендә районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, 22 машинага товар төяп барып, Ямашев урамындагы мәйданда сәүдә итте.
-
Кайбыч механизаторлары техниканы кышка әзерли
Басуларда игеннәр җыелып, көзге культуралар чәчү төгәлләнүгә механизаторлар үзләре эшләгән техниканы чистартып, тәгәрмәчләрен акка буяп кышкы саклыкка куя.
-
Терлек азыгы әзерләү буенча Кайбыч яшел исемлектә
Терлек азыгы әзерләү буенча Кайбыч районы республика буенча беренче урында бара. Бүгенге көндә безнең районда бер баш шартлы терлеккә 9,1 центнер азык әзерләнгән. Бу республика буенча иң зур күрсәткеч. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында дүшәмбе көнне узган видеокиңәшмәдә азык әзерләү кампаниясе яхшы барган районнарны яшел исемлектә күрсәттеләр....
-
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе “яңарды”.
Соңгы елларда районда оешмалар, учреждениеләргә капиталь ремонт үткәрүгә зур игътибар бирелә. Димәк, хезмәткәрләрнең эш урынында уңай шартлар тудырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә ремонт үткәрелде. Мондагы биш бүлмәдә ремонт эшләрен Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы алып барды. Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов...
-
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Кайбыч игенчеләренең эшеннән канәгать калды
Язгы кыр эшләре тәмамлану белән игенченең эше дә бетә, дип уйлаучылар ялгыша. Чөнки көздән, язын чәчелгән культураларны чүп үләннәреннән, корткычлардан сакларга, кышкы чорга җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләргә кирәк.
-
Кайбыч сөт җитештерү буенча республика күләмендә өченче урынга чыкты
Кайбыч уңганнары хәзер Әтнә, Саба районнарыннан гына калыша.
-
Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Фиргать Басыйров билгеләнде
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры боерыгы нигезендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп Фиргать Басыйров билгеләнде.