Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ульянково авылы апалары ашлыкны чистартып, складларга урнаштыруда активлык күрсәтә

Урып-җыю кампаниясе төгәләнде, шулай да ындыр табакларында эш дәвам итә әле. Ашлыкны чистартып, складларга урнаштырырга кирәк.

Ульянково авылында бу эштә өлкән яшьтәге апалар активлык күрсәтә. Икмәкнең, басу-кырлардан кайт­кан һәр бөртек ашлыкның кадерен өлкәннәрдән дә ныграк белүче юктыр. 
– Лаеклы ялдагы бу эш сөючән апалар ел саен ындыр табагына кайткан игенне урнаштырырга ярдәм итә, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова. – «Дубрава» агрофирмасының икенче филиалы җитәкчелеге аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтле. Авыл апалары кулыннан 1113 тонналап ашлык үтте, аларга филиал эшчесе Сергей Раньжов та ярдәм итте. 
Бу ханымнар белән сезне дә таныштырасы килә. Елена Румянцева башлангыч класслар укытучысы булган, Нина Стерякова җирле ветераннар оешмасы белән җитәкчелек итә. Аларның иптәшләренә тагын да җаваплырак эшне ышанып йөкләгәннәр – Нина Чернова үлчәүче һәм склад мөдире, ә Зинаида Кирилова ындыр табагы мөдире. Алар бу ышанычны аклаган – һәр җирдә тәртип күзгә ташлана. 
Барысы да үз эшенә җавап­лы карый. Костер һәм борчакны орлыкка чистарткан­нар инде, хәзер элиталы бодайны эшкәртәләр. Кыскасы, киләсе ел уңышына быелдан ук үз өлешләрен кертәләр. Ә кичләрен ындыр табагында бюджет оешмалары хезмәткәрләре эшләгән. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Моның шулай икәнлеген яшьләр дә аңласын иде. Чөнки өлкән яшьтәгеләр эшләгәндә аларның кайберләре өйдә утыруны кулайрак күргән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев