Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайбыч игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде

Кайбыч игенчеләре бу атнада бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Нәтиҗәдә, 25879 гектар мәйданнан 57356 тонна ашлык җыеп алынды. Уртача уңдырышлылык бер гектардан 22,2 центнер тәшкил итте.

Басу-кырларда эш дәвам итә әле. Механизаторлар туфрак эшкәртү һәм көзге культуралар чәчү белән мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 сентябрьгә 9500 гектар мәйданда уҗым бодае һәм 612 гектарда арыш чәчелгән. Кукурузны силоска салу да башланган, ул 550 гектар мәйданда җыеп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев