Яшәеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч районында 1734 кеше диспансерлаштыру узды
Безнең кайсыбызның гына бәхетле, озын гомер кичерәсе, яхшы эш табасы, матур йортта яшисе, балалар үстереп, аларның уңышларына шатланып гомер кичерәсе килми икән? Моның өчен сәламәтлек кирәк.
-
Олы Кайбычта гомер кичерүче Кәримә Нуретдиновага 90 яшь тулды
Россия Президенты Владимир Путинның тыл хезмәтчәне Кәримә апага атап язган котлау хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга килүчеләрне күргәч, әби бераз аптырабрак китте.
-
Олы Кайбычта яшәүче Әминә әби Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
"Бәхетле ана кыз таба" диюләре хактыр. Бар гомерен Кошман авылында уздырган 90 яшьлек Әминә әби Габдрахманова Олы Кайбычта кызы Гөлнур гаиләсендә әнә нинди уңай шартларда яши!
-
«Йомыркалары алтынмы әллә?» дип аптырый Кайбыч халкы
Татарстан телевидениесеннән шимбә көнне кич белән булган тапшыруда Казанда йомырканың бер дистәсе 60 сумнан сатылуын ишетеп бер гаҗәпләнсәм, әле кичә генә, Татарстанстат мәгълүматларына күз салып, икенче гаҗәпләндем.
-
Олы Кайбычта алтын туйларын билгеләп үткән парларны хөрмәтләделәр
Ходай Тәгалә җир йөзендә барлык җан ияләрен дә парлы итеп яраткан. Тормыш юлыннан бергә атлау өчен һәркем үзенең бердәнберен, гомерлек ярын эзли. ЗАГСта Олы Кайбыч авыл җирлегендә быел алтын туйларын билгеләп үткән парларны хөрмәтләделәр.
-
Тракторда эшләгәндә кабынган мәхәббәт
Россия Президенты Владимир Путинның сугыш елларында һәм аннан соң фидакарь хезмәт куеп эшләгән өлкән буын кешеләрен юбилейлары белән котлап язган чираттагы хаты бу юлы Багай авылына адресланган иде.
-
Олы Кайбычта яшәүче Зөлфирә Минһаҗиева әтисен күрү теләге белән яши
Зөлфирә Минһаҗиева редакциягә Абунәче көнендә килеп керде.
-
Мөрәледә 50 ел парлап гомер итүчеләрне “Алтын никахлар” китабына теркәделәр
Сикәлтәле гомер юлы, диләр... Әйе, очсыз-кырыйсыз юллар да гел тигез генә булмый, борылышлары да, сикәлтәләре дә очрый. Гомер юлы да шулай. Якты дөньяга аваз салырга өлгерми адәм баласы, ә язмыш китабында аның өлешенә тигән көмеше, күрәсе-кичерәселәре язылып та куела.
-
Зәкия апаның тутый кош юраган язмышы
Гадәттә безгә урамда очраган әрсез чегәнәр язмыш юраса, Зәкия апаның 90 яшьне дә узып китәсен тутый кош юраган.
-
Мөрәле авылында гомер кичерүче Маһикамал апа Миңнуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте
Мөрәле авылында гомер кичерүче Маһикамал апа Миңнуллина үзен котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбованы елмаеп каршы алды.
-
Ябалакның тәҗрибәле гөмбәчесе Фирдәүсә Хөсәенова киңәшләре
Кайберәүләр яңгырдан зарланып туймаса, икенчеләре сөенеп бетә алмый. Бу икенчеләре дигәнем - гөмбәчеләр. "Чалгы белән чабарлык" диде бер танышым, быелгы уңыш турында кызыксынгач.
-
Чәчәкләр ханбикәсе Гүзәл Хәялиева гөлләр үстерү серләрен ача
"Гадәти чәчәк бакчасы, әллә ни белән шаккаттыра алмам", - диде дә, тәки сүзендә тормады Гүзәл ханым. Шаккаттырды, һәм ничек кенә әле!
-
Шуширмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шуширмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Абдулразак ага Абдулгалиев шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Борындык балалары җәйге матурлыкны “ташка басты”
Мәдәният йорты каршындагы мәйданда асфальт аллы-гөлле чәчәкләргә, кояш нурларына күмелде, челтер-чишмәләргә, тауларга, кош-кортларга "баеды". "Кояшлы җәй" дип аталган рәсем бәйгесендә катнашучы балалар, фантазияләрен эшкә җигеп, төсле акбурлар ярдәмендә иң күңелле ел фасылының матурлыгын ташка күчерде.
-
Федоровскоеда яшәүче Анастасия әби яңа йортка күчергә әзерләнә
Анастасия әби иске өе янында төзелүче йорты тирәсеннән көненә әллә ничә тапкыр әйләнә.