Яшәеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хуҗа Хәсән авылындагы 95 яшьлек Ольга Апачева: «Сөйгәнем сугышта һәлак булды»
Россия Президенты Владимир Путинның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә юлланган чираттагы котлау хаты Хуҗа Хәсән авылындагы 95 яшьлек Ольга Апачевага килде.
-
Подберезьеда хатын-кызлар арасында эчүчелек арта
Авыл җирлекләренең еллык эшчәнлекләре буенча җыелышларының эчтәлеге бер төрлерәк булса да, барыбер үзләренә генә хас проблемалары калкып чыга. Зур Подберезьеда узган җыелышта хатын-кызларның эчкечелеге, кәеф-сафа корырга яраткан кайбер аналарның атналар буена өйләренә кайтмавы, шул сәбәпле, балигъ булмаган балаларының караучысыз калуы җан авазы булып яңгырады.
-
14 февраль – кызыл розалы бәйрәм
Авылга кайткач шкафның бер почмагыннан мәктәп елларында язылган дәфтәрләремне табып алдым. Истәлекләр...
-
Олы Кайбыч кызы Алсу Садриева Сочидагы Олимпиадада тәрҗемәче булып эшли
Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннары дәвам итә. Бу - Россия өчен икенче уеннар, беренчесен- 80 нче елда Мәскәүдә узганын ул чакта әле бала гына булганнар да яхшы хәтерли. Анысы җәй көне үткәрелгән булса, монысы салкын кышта уза.
-
Хирург Алексей Русов: «Әфган җирендә хезмәт иткәнемне әни белмәде»
- Кара, апа, кара әле, минем нинди уенчыгым бар? Ул да түгел, ишектән керә-керешемә үк диярлек, ике яшьлек Артем кочагыма кереп тә сыенды. Ярый әле кышкы салкынны иярткән тунымны салып, элгечкә эләргә өлгергән идем.
-
Керәшеннәр җырыу әйтә – укыгыз да, тыңлагыз!
Уууу!!! Аларның осталыгына исең-акылың китәрлек! Керәшен җыруларын теттерәләр генә! Беренче күрүдә үк яраттыралар да, аннары концерт-тамаша саен шуларның чыкканын, залны "яндырганын" көтәсең генә кала. Кайбыч керәшеннәре үтә дә тырыш, хезмәт сөючән, кунакчыл, шул ук вакытта тыйнак халык. Ә җырлары арасында моңлы, сагышлылары да, күңелләрне җилкендерердәйләре дә бар - әмма берсе...
-
Кайбычлыларга тормышны яратучы, аралашучан кешеләр ошый
Тормыш мәшәкатьләре арасында кеше еш кына үзенең табигыйлыгын югалта. Барыбыз да әйләнә-тирәдәгеләрдән яхшы мөнәсәбәт көтә, тик, кызганыч, һәрвакытта да таба гына алмый. Һәр кылынган гамәл исебездә кала, күңелләребездән җуелмый. Аларның яхшылары - сөендерә, начарлары - төн йокысын качыра. Бер акыл иясе әйткән бит: "Өч нәрсәне беркайчан да кире кайтарып булмый:...
-
Кошман халкын борчыган мәсьәләләр хәл ителә
Авылларда узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, табыш-югалтуларны барлау максатында ел саен гыйнварда халык җыеннары уза. Авыл җирлеге башлыгы шул рәвешле үзенә ышаныч белдергән халкы алдында җавап тота, бер үк вакытта киләчәккә үз өстенә яңа бурычлар ала. Ел дәвамында җигелеп эшләсә, нәтиҗәсе була, юк икән - нәтиҗәсе дә юк.
-
Кайбычларны салкыннар куркытмый
Кышның яртысы узып китсә дә, чын салкыннар булганы юк иде әле. Көннәр чагыштырмача җылы торды, карлы яңгыры да булды, җепшек яңгыры да яуды. Ниһаять, туган ягыбызга чын кыш килде. Һава торышының еш үзгәреп торуы авыл хуҗалыгында эш торышына, халык сәламәтлегенә ничек йогынты ясый икән соң?
-
“1945 елның 1 гыйнварында авылда бәйрәм булмады”,- ди сугыш ветераны
Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре бәйрәм көннәрдә үзләренә беркетелгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котлый, аларның хәлләрен белешә, проблемаларын өйрәнә.
-
Кыш бабай белән Кар кызы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килеп җитте
Әлеге интернат-йортта яшәүче әби-бабайлар да Яңа елны көтеп ала. Әнә шигырьләр язучы Раиса апа бәйрәмгә махсус тагын бер шигырь иҗат иткән.
-
“Рәхмәт сиңа, укучым!” – Фәридә Нигъмәтҗанованың газета укучыларга мөрәҗәгате
Олуг шагыйрь, якташабыз, «Кайбыч таңнары"ның башлангычы булган "Колхоз бригадасы" гәҗитенең баш мөхәррире Шәүкәт Галиевның фатихасы белән редакциядә башланып киткән эшчәнлегемә нәтиҗә ясап, укучым белән хушлашыр вакыт җитте.
-
Федоровское авылында күке-ана өч баласын эчкече иренә калдырып киткән
Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә нинди генә язмышларга тап булмыйсың да, нинди генә гыйбрәтле хәлләр турында ишетмисең. Кызганыч, вакыйга үзәгендә самими балалар.
-
"Ихтыяр көчем аякка бастырды” – ди Илнур Курмаев
3 декабрьдә Инвалидлар көнен билгеләп үттек. Һәрвакыттагыча, быел да инвалидлар ункөнлегендә төрле социаль-мәдәни чаралар оештырыла. Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарны кайгырту, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү кебек максатлардан тыш, бу көннең тагын бер миссиясе - инвалидларны көчле һәм кыю булырга өйрәтүдер, мөгаен.
-
Турминскийдагы изге чишмәне грант хисабына төзекләндерәчәкләр
Хуҗа Хәсәндә Казандагы Петропавловский соборындагы якшәмбе мәктәбе каршында оештырылган "Сказ" балалар һәм яшүсмерләр театрын караганнан соң, кайтышлый Югары Ослан районындагы һәм үзебезнең җирлектәге чиркәү әһелләре, Казандагы югары уку йортлары доцентлары белән бергә Турминский чиркәвенә дә тукталдык. Сүз иярә сүз чыгып, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева шушы авылдагы чишмәне...