Олы Кайбыч кызы Алсу Садриева Сочидагы Олимпиадада тәрҗемәче булып эшли
Сочида ХХII кышкы Олимпия уеннары дәвам итә. Бу - Россия өчен икенче уеннар, беренчесен- 80 нче елда Мәскәүдә узганын ул чакта әле бала гына булганнар да яхшы хәтерли. Анысы җәй көне үткәрелгән булса, монысы салкын кышта уза.
Спортның кышкы төрләре буенча ярышлар үткәрү урыны итеп курорт-шәһәр, Россиянең "җәйге башкаласы" Сочины сайлаулары башта күпләрдә гаҗәпләнү уятты. Әмма бу горурлану өчен өстәмә форсат кына булды: Сочи кышкы уеннар узачак субтропик климатлы беренче шәһәр бит!
Ничек кенә булмасын, Олимпиада безнең күңелләрдә тирән эз калдырачак. Кемгәдер ул зур җиңүләр китергән спорт ярышы булса, икенчеләре анда катнашулары белән горурланачак. Олы Кайбыч авылы кызы Алсу Садриева да Сочида! Аның Олимпиада шәһәренә командировкага китүе турында без интернет аша белдек. Аралашу җаен да таптык. Алсу сорауларыбызга теләп җавап бирде.
- Сочига мин очраклы рәвештә килеп эләктем. Оештыру комитетыннан шалтыратып, Олимпиада вакытында тәрҗемәче булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Бу хәбәргә ничек шатланганымны күрсәгез иде сез! Бөтендөнья масштабындагы Олимпиадага эшкә чакырсыннар әле! Шул ук вакытта бераз шикләнебрәк тә куйдым. Танышларың, якыннарың булмаган чит шәһәргә ярты елга китү- шактый җитди адым. Тәвәкәлләргә булдым. Мине илаһамландырган әти-әниемә, дусларыма рәхмәтлемен. Оештыручылар белән әңгәмәдән соң, мине эшкә алдылар. Сочига 16 сентябрьдә үк киткән идем инде.
- Олимпиада шәһәренә эләгүеңә үкенмисеңдер, дип уйлыйм.
- Юк, әлбәттә. Анда барып төшүгә үземне өйдәгедәй хис иттем. Беренчедән, биредә яхшы кешеләр генә эшли, икенчедән, коллективыбыз дус-тату. Кавказ халкының кунакчыллыгы да үзен сиздерә. Мин монда тәрҗемәче булып килдем, аннан соң мәгълүмати технологияләр департаментының шәхси ярдәмчесе итеп эшләргә тәкъдим иттеләр. Шатланып ризалаштым. Без Олимпия паркындагы бөтен илләрдән җыелган журналистлар, спорт уеннары комментаторлары яшәүче медиаотельләрдә эшлибез. Халыкара дәрәҗәдәге матбугат чараларында эшләүчеләр, телевидениенең беренче каналындагы танылган журналистлар Ирада Зәйнәлова, Андрей Малахов белән аралашу бәхете дә елмайды. Миңа яхшы белем алырга, берничә төрле чит тел өйрәнергә мөмкинлек тудырган өчен әти-әниемә рәхмәтлемен. Бөтендөнья Олимпиадасында катнашуыма алар этәргеч бирде бит. Күңелемдә- үзебезнең ил өчен горурлык хисләре. Сочида эшләү миңа бик охшый.
- Шулай да бу шәһәр кайсы ягы белән әсир итте сине?
- Сочи - диңгез, таулар һәм табигатьне берләштерүче могҗизага тиң шәһәр ул. Монда килгән беренче айда без күп сәяхәт иттек, төрле шәһәрләрне күрдек, Абхазиядә дә берничә тапкыр булдык. Иосиф Сталинның дачасы сакланган Рица күленең матурлыгы әле дә күз алдымда. 1875 елда монахлар һәм Россия императоры Александр III нигез салган Яңа Афондагы Симон-Кананит ирләр монастырен дә күрсәттеләр. Сочида эшләү белән бергә күңелле ял итү, сәяхәтләргә бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Монда чит илләрдән килүчеләргә дә ошавына игътибар иттем. Аларны яр буенда җылы булуы, көннәрнең кояшлы торуы, ә тауларда кар ятуы гаҗәпләндерә.
- Олимпиада уеннарын Сочида ук карый алу зур шатлык инде ул, әйеме?
- Әлбәттә. Без дусларыбыз белән спорт ярышларына мөмкин кадәр ешрак барырга тырышабыз. Ә Олимпия һәм параолимпия уеннары ике зонада уза: Имертин калкулыгында (монда фигуралы шуу, хоккей, шорт-трэк, керлинг ярышлары үтә) һәм Кызыл Аландагы тау класстерында (сноуборд, фристайл, бобслей, чана спорты, чаңгыдан сикерү). Чит илдән килгән кунаклар, аеруча журналистлар, бу кадәр югары дәрәҗәдәге әзерлекне моңа кадәр күргәннәре булмавы һәм Сочидагы Олимпиаданың иң яхшысы булачагын әйтәләр. Без дә нәкъ шулай уйлыйбыз.
- Олимпида уеннарының төп девизы: "Эссе. Кышкы. Синеке". Ул әле синеке булырга өлгердеме?
- Чыннан да ул МИНЕКЕ! Минемчә, Россиядә яшәүче һәр кеше шулай уйлый. Сиксәненче елда узган Олимпиадагы без яраткан Аю да бар анда, өстәвенә аңа Куян белән Леопард та килеп кушылган. Кайбычка Олимпиада символларын бүләккә алып кайтачакмын әле. Чит илдә - Мароккан университетында укыганда да туган ягымнан озак аерылып торган идем. Сочида бер дә сагынмам кебек иде, юк, барыбыр әти-әни, туганнарым, дусларым, бигрәк тә кечкенә энем Ришат сагындыра. Кайбыч халкына Олимпида сәламе юллыйм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев