Яшәеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч егете Илназ Ибәтуллин волонтер булу серләрен ача
Казандагы Универсиаданы оештыру һәм үткәрүдә 20 меңнән артык волонтер катнашкан. Алар арасында Олы Кайбыч егете Илназ Ибәтуллин да бар иде. Тормышындагы гаҗәеп вакыйга турында ул безгә дә сөйләде.
-
Сосновкага кибет тә, күпер дә кирәк
Ике ел район газетасы журналисты булып эшләү дәверендә Кайбычның һәр почмагында, һәр авылында булырга өлгердем, дисәм, ялгышканмын. Чувашия Республикасы чигендә үк урнашкан Сосновкага бер дә аяк басканым булмаган икән.
-
Амалиябез шифаханәдә дәваланып кайтты
Кайбыч халкының изге гамәлләргә әзер булуы бик күп төрле авырулардан интегүче нәни кыз Амалия Галиевага күрсәткән ярдәмендә ачык чагылды.
-
Олы Тәрбиттә яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак
Төзүчеләр әлеге модульле пунктның стеналарын узган атнаның сишәмбесендә генә монтажлый башлаган. Өч көн эчендә түбәсен дә күтәреп куйганнар.
-
Олы Кайбычны урап үтүче юлны яңа технология буенча төзекләндерәләр
Яңа юл элеккесеннән ни белән аерылачак соң? Мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп, прораб Александр Барсуковка мөрәҗәгать иттем.
-
Рита Иванова: «Ирем армиягә киткәндә улыбыз өч көнлек кенә иде әле»
Гомер агышларының бигрәк тиз икәнлеге турында әледән-әле сөйләшә Иске Буадан Ивановлар. Соң шулай булмый ни, Аликның, туган авылында башлангыч классны тәмамлап, Байморзага бишенче класска укырга баргач, парта аша гына утыручы Ритага күз салуы әле яңа гына кебек бит.
-
Кошман авылындагы Ленар белән Франгизә Насретдиновлар гаиләсе гөлбакчага охшаган
Тимердән койган коймалы, җыйнак, пөхтә кирпеч йортның ишегеннән узуга ук гөл бакчасына килеп кергәндәй тойдым.
-
Кайбыч районында алимент түләүчеләрнең бик зур бурычы җыелган
Әлеге язмага тотына алмыйча озак уйланып йөрдем. Һөнәребезнең бер "авыр" үзенчәлеге бар: булачак язманың геройлары белән танышканнан соң, берара шуларның язмышы белән яшисең, аңларга, кирәк икән, кичерергә тырышасың. Уңай яктан гына телгә алырлык, сокландырырлык язмышлар кәгазь битенә тиз арада күчә. Ә менә мондыйлары...
-
Шуширмә авылында яшәүче Нурсәйлә апа Минаҗиевага 90 яшь тулды
Нурсәйлә апа Гөлнурын барлап кына тора. Килененең тавышы колагына ишетелмәсә, исеме белән дәшеп, кайдалыгын сорап куя. "Монда мин, әни, яныңда утырам", - дигән сүзне ишетүгә тынычлангандай була. Унынчы дистәне ваклаучы әбекәйнең күзләре соңгы елда бөтенләй күрми башлаган шул...
-
АМАЛИЯНЕҢ ҺӘР КӨНЕ ЯШӘҮ ӨЧЕН КӨРӘШ
Хөрмәтле укучыларыбыз! Зур Урсак авылы кызы Амалияне чит илдә дәвалау өчен бөтен Кайбыч халкы ярдәм кулы сузды. Изге күңелле якташларыбыз нәни баланың язмышы, сәламәтлеге белән кызыксына. Шуңа да бу санда Амалиянең әнисе Резидә юллаган хатны бастырабыз.
-
Борындыктан Гөлҗиһан апа Яруллинага Россия Президентының 90 яшь белән котлау открыткасын тапшырдлар
Россия Президенты Владимир Путинның 90 яшь белән котлау открыткасы бу юлы Борындыкка - тыл хезмәтчәне Гөлҗиһан апа Яруллина адресына килде. Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән, гомер буе тырышып эшләгән, гаиләсендә үрнәк ана булган әбигә тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган ул.
-
Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә сөт бизләрендә яман шеш авыруы белән 27 хатын-кыз исәптә тора
Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Шуңа да сәламәтлегебезгә игътибар белән карарга, табибларга үзвакытында мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Яман шеш авыруларын профилактикалауга да җитди карага кирәк.
-
Ул Шәүкәт абыйның илһамчысы иде
Фәридә апа Һидиятуллинаның исеме район гәҗите белән тыгыз элемтәдә торучы, аның белән дустанә мөнәсәбәттә булучы укучыларыбызга яхшы таныш. Ул яшь буын каләм тибрәтүчеләргә дә чит түгел.
-
Федоровское Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына “Миссис Россия International” титулына ия булган Алиса Тулынина килде
Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында узган шимбәдә Казан волонтерларын каршыладылар.
-
Чит балалар булмый ул
Балалар йортларында тәрбияләнүче ятимкәйләрне үзләренең җылы канаты астына сыендырган ата-аналар катнашындагы түгәрәк өстәл артында сөйләшүнең әнә шул исем астында узуы бер дә очраклы түгел. Җиде ятның баласын үзенекедәй якын итеп караучы олы йөрәкле кешеләр бит алар.