Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә сөт бизләрендә яман шеш авыруы белән 27 хатын-кыз исәптә тора
Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Шуңа да сәламәтлегебезгә игътибар белән карарга, табибларга үзвакытында мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Яман шеш авыруларын профилактикалауга да җитди карага кирәк.
Бүгенге көндә район үзәк сырхауханәсендә сөт бизләрендә яман шеш авыруы белән 27 хатын-кыз исәптә тора. Аларның унбере биш ел элегрәк исәпкә куелган. Гүзәл затларыбызны борчуга салучы рак авыруы - бер яки ике күкрәк бизендә дә яман шеш барлыкка килүне аңлата. Бу чиргә китергән төп сәбәпләр: нәселдәнлек, менструциянең 12 яшьтән дә иртәрәк килә башлавы, климакс чорының соң - 55 яшьтән соң гына күзәтелүе, тәмәке тарту, симерү, радиация һәм башкалар. Сөт бизләрендәге ракның беренче билгеләре: күкрәктә каты төерләр барлыкка килү, сыекча килә башлау, сөт бизенең төсе һәм формасы үзгәрә башлау, култык астындагы лимфатик төерләрнең зураюы. Авыруны вакытында ачыклау өчен күкрәкне мөстәкыйль рәвештә тикшереп торырга, сөт бизләренә маммография, УЗИ узарга, биопсия (шештән алынган күзәнәкләрне микроскоп аша тикшерү) ясатырга кирәк.
Күкрәктә күзәтелүче фиброз-киста мастопатиясе, фиброаденоз яки эчке паилломатоз авырулары яман шешкә китерми, әмма ул барлыкка килүгә уңай шартлар тудырырга мөмкин.
Үзеңне үзең тикшер
Алда әйтелгәнчә, чирнең беренче билгеләрен үзегез дә ачыклый аласыз. Моны даими эшләү мөһим, чөнки кайчак сәламәтлек учреждениесенә барырга мөмкинлек булмый. Сөт бизләрен тикшереп тору андагы үзгәрешләрне үзвакытында тоярга ярдәм итә. Моның өчен билгә кадәр чишенеп көзге алдына басарга һәм игътибар белән күкрәкне тикшерегә кирәк. Алар зурлыклары буенча бертигез, формасы һәм урнашулары белән симметрик булырга тиеш. Күкрәкне тоткалап караганда авырту, шеш, төер, тиресенең тартылуын сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Үз-үзеңне кимендә аена бер тапкыр тикшерергә кирәк.
Сөт бизләрендә төер барлыкка килсә, иң беренче эш итеп, маммография (сөт бизен рентген ысулы белән тикшерү), 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар ультратавыш ысулы белән тикшерү узарга тиешләр. Бу юл белән тикшерү шешнең яман яки яман түгел икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев