Яшәеш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәхетле йолдыз астында туган
90 яше тулган көнне Федоровское авылында гомер кичерүче Анна Захарова көнозын телефоннан бушамый, әледән-әле туганнары, күршеләре, дуслары, хезмәттәшләре ишек шакый.
-
Президент котлавы
Кече Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Белянинага 95 яшь тулды. Намуслы тормыш юлы узган озын гомерле әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.
-
Картлык шатлык түгел
Ябалак авылында яшәүче Фәһимә Гыйматова шушы көннәрдә юбилеен - 90 яшь тулуын билгеләп үтте.
-
ГРИППтан курыкмагыз!
Кышның бик куркыныч бер ягы бар - ул да булса бар дөньяны дер калтыраткан ГРИПП. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның икенче атнасыннан күпчелек муниципаль районнар вируслы инфекцион авырулар буенча эпидемия чиген узган.
-
Вәсилә апаның язмышы
Татар әдәбияты дәресендә без Шәриф Еникеевның "Солтангәрәйнең язмышы" исемле повесте белән таныштык. Бу әсәрдә якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм булган сукыр кешеләрнең авыр тормышы сурәтләнә. Автор унике яшеннән күрми башлаган Солтангәрәйнең авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә иза чигеп йөрүләрен зур осталык, нечкә психологик алымнар белән тасвирлый.
-
Беребез өчен беребез кирәк!
2012 ел да үтеп китте. Бусагада - Елан елы. Һәркайсыбыз үз теләк-хыяллары белән Яңа елга атлый. Арада чынга ашардайлары да, буй җитмәслекләре дә бар. Бәйрәм алды ничектер могҗизалы бит ул: бик биектә тоелган максатларга да ирешеп булыр төсле. Менә шушы ышанычны ел буе сакларлык итеп "яшереп" куйыйк та, Яңа елга...
-
Аңлашып эшләүгә ни җитә!?
Район башлыгы көндәлек ил-көн яңалыклары белән матбугат чараларыннан гына түгел, ә интернет челтәре аша Ipadыннан да даими танышып бара икән. Заман технологияләреннән районны җитәкли башлаганчы ук, ягъни "Гөбенә" агрофирмасында эшләгәндә файдалана башлаган.
-
Бәйрәм күңелле үтте
Яңа ел бәйрәме алды көннәрендә мәктәпләр, балалар бакчаларында, оешмаларда Чыршы бәйрәмнәре гөрләп уза.
-
Бассейнда рәхәтләнеп йөздек
Иҗат кешесе шундый инде ул, аның күңеле һаман яңалык эзли, бертөрлелектән тиз туя. Без дә Яңа ел бәйрәмен ничек кызыклырак итеп каршы алыйк икән, дип, озак кына баш ваттык.
-
Матбугат очрашуы
Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары белән матбугат очрашуы булды.
-
Амалия – әнисенең өмете
Нәни кыз Амалия Галиеваны дәвалау өчен акчалата ярдәм күрсәтүчеләр саны кимеми.
-
Ана бәйрәме
Ир-егетнең армия хезмәтеннән кайтуы, беренче чиратта, аналар өчен бәйрәм, минемчә. Газиз баласының туган йортына исән-имин әйләнеп кайтуын әниләр кебек сабыр гына, сагышланып көтүче юктыр ул... Мөрәле авылында яшәүче Гөлчәчәк апа Мифтахованың бу көннәрдә шатлыгы зур: яраткан улы - Илнуры армия хезмәтеннән кайтты бит.
-
«Без тарих өчен документлар туплыйбыз»
18 декабрьдә ЗАГС органнары оешуга 95 ел тулды. Шул уңайдан без Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Зөфәр кызы Гайнуллина белән әңгәмә кордык.
-
Инвалидлар ялгыз түгел
Инвалидлар эшләре буенча муниципаль район башлыгы каршында августта оештырылган Совет моңа кадәр кәгазьдә генә эшләгән. Әмма узган атнада инвалидлар һәм аларның гаилә әгъзалары катнашында үткән "түгәрәк өстәл" артындагы сөйләшүдән соң боз урыныннан кузгалыр кебек.
-
Дөнья бетсә, шәм генә коткармас!
Бу атнаның җомгасында я дөнья бетәчәк, я Җир шары тоташ караңгылыкка чумачак, имеш. Бүген бу сүз бик ялкаулар авызыннан гына чыкмыйдыр. Кемнәрдер аны уйдырма дип, көлеп кенә кабул итә, шул ук вакытта чынлап торып җитди әзерлек алып баручылар да байтак, диләр. Нәтиҗәләрне җомга кичендә чыгарырбыз, ә хәзергә укучыларыбызның фикерләре белән...