Инвалидлар ялгыз түгел
Инвалидлар эшләре буенча муниципаль район башлыгы каршында августта оештырылган Совет моңа кадәр кәгазьдә генә эшләгән. Әмма узган атнада инвалидлар һәм аларның гаилә әгъзалары катнашында үткән "түгәрәк өстәл" артындагы сөйләшүдән соң боз урыныннан кузгалыр кебек.
Бу көнне бер өстәл артына җыелган физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр әле беренче генә тапкыр шулай бергәләшеп проблемалары хакында сөйләштеләр, күңелдәгесен ачып салдылар. Аларны тыңлаганда Совет әгъзаларының күбесенең күзләре яшьләнде, чөнки тормыш сынауларына дучар булучыларның барысы да чынбарлыкны буяуларга төрмичә генә, ачыктан-ачык, дөресен сөйләде. Мондый эчкерсез әңгәмә шулай якын кешеләрең белән генә килеп чыга ул. "Түгәрәк өстәл" артындагы сөйләшүне оештырган социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева очрашуның беренче мизгелләрендә үк дустанә, җылы атмосфера булдыра алды, шуңа да залда бер-береңә ышаныч, үзара хөрмәт хакимлек итте. Анда катнашучылар физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә булган карашны үзгәртү буенча фикерләрен әйтте. Кайсы тумыштан гарип, кайсы бәхетсезлеккә олыгайгач дучар булган кешеләр өчен иң кадерлесе - сәламәтлек. Координатор-алып баручы билгеләп узганча, хакимият һәм җәмгыять аларга йөз белән борылырга, тормышларын яхшы якка үзгәртергә булышырга, көндәлек проблемаларын хәл итүдә ярдәм кулы сузарга бурычлы. Бу очрашуга чакырылучыларның барысы да - Кече Кайбычтан Илнур Курмаев, Колаңгы тимер юл станциясе поселогыннан Фирая Пыжова, Олы Кайбычтан Валентина Сәлахиева, Алинә Хәйретдинова, Рамия Нуретдинова, Мөрәледән Альбина Сабирова, Зур Урсактан Фәния Нуриева ныклы ихтыяр көчле, авырлыклар алдында каушап калмаган, тормышта үз урыннарын тапкан олы йөрәкле кешеләр. Аларның барысын да җиңел тормыш эзләүчеләргә, гел зарланып яшәүчеләргә үрнәк итеп куярлык. Физик мөмкинлекләре чикле булучыларны нигездә торак белән тәэмин ителеш, эшкә урнашу, спорт белән шөгыльләнү, ял, күңел ачуга бәйле мәсьәләләр кызыксындыра. Аларның кайбер сорауларына шул ук көнне җавап бирделәр. Район башлыгы, инвалидлар Советы рәисе Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, тормышта сәламәт кеше хәл итмәстәй бер генә проблема да юк, аның өчен бары теләк кенә кирәк. Һәр кешенең үз язмышы, безнең максат - авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү. Бу юнәлештә хәл уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә. Очрашуда инвалидлар берлеге оештыру хакында да сүз булды. Берләшү нәтиҗәсендә күпләр үз мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашырачак, сәләтен күрсәтәчәк, тулы канлы яшәү рәвеше алып барачак. Бу чынбарлыкта да шулай булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев