Президент котлавы
Кече Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Валентина Белянинага 95 яшь тулды. Намуслы тормыш юлы узган озын гомерле әбигә РФ Президенты Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды.
Авылның хөрмәтле кешесе Валентина Антоновнага Президент котлавын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Президент котлавында мондый сүзләр бар: "Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышы елларының иң авыр сынаулары аша узган җиңүчеләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең һәрберегез уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте...".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев